Тарихы

1922 елга кадәр Жукотино дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Жукотино на Субычьих Горах, Никольское, Савино Городище, Савин Городок исемнәре белән дә искә алына. Хәзерге атамасы 1922 елның 5 июнендә авыл янында авиация фаҗигасендә һәлак булган РКП(б)ның беренче секретаре А.П.Галактионов истәлегенә кушыла.

1640 елларда зур биләмәләр хуҗасы вотчиначы С.Т.Аристов тарафыннан нигезләнә. 1654 елда нугайлар тарафыннан талана. 1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар (алпавытлар арасында – Аристовлар, Ермоловлар, Жемчужниковлар, Зуевлар, Мерлиннар, Михайловлар һ.б. була) һәм җибәрелгән алпавыт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елда приход халкы хисабына Казан Мәрьям Ана янкормасы белән агач Изге Николай Чудотворец чиркәве төзелә (1932 елда ябыла, соңрак сүтелә, урынында истәлекле стела урнаштырыла).

XX йөз башында шулай ук чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 24 ир бала һәм 7 кыз бала укый, 1910 елда махсус бина төзелә), 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1028,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Данауровка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный партизан» колхозы оештырыла. Соңрак исеме «Аврора» колхозы дип үзгәртелә. 1950 елдан авылда – Ворошилов исемендәге, 1957 елдан – эреләндерелгән «Доброволец», 1961 елдан – Ленин исемендәге колхозлар, 1994 елдан – «Кама» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан «Родник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (барысының да үзәк утары – Кубас авылы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда «Ровесник» балалар сәламәтләндерү лагере, Казан Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2011–2013 елларда төзелә) бар.

Зиратта 1914 елгы кәшәнә баганасы сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре – Галактионово I (Имәнкискә культурасы) Һәм Галактионово II (монголларгача чор болгар ядкәре) табылдыклары, Галактионово авыллыгы (гомумболгар чоры), Галактионово каберлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.М.Кораблёв (1979 елда туган) – РФ Герое, гвардия рядовое, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы (1998–2000).

Халык саны

1782 елда – 383 ир-ат;
1859 елда – 583,
1897 елда – 781,
1908 елда – 1074,
1920 елда – 1192,
1926 елда – 1284,
1938 елда – 1052,
1949 елда – 614,
1958 елда – 410,
1970 елда – 219,
1979 елда – 87,
1989 елда – 80,
2002 елда – 113,
2010 елда – 101,
2017 елда – 137 кеше (руслар – 76%).