- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, җылылык энергетикасы инженеры, техник фәннәре кандидаты (1979), ТАССРның атказанган энергетигы (1988), РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1997)
1937 елның 17 маенда Кыргызстан ССРның Кызыл-Кия шәһәрендә туа.
1960 елда Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң, «Промстройэнергомонтаж» трестының Казан төзелеш-монтаж идарәсендә мастер, прораб, участок башлыгы булып эшли.
1968–1971, 1979–1991 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында: инструктор, сәнәгать (1979 елдан), социаль-икътисад (1988) бүлекләре мөдире.
1971–1979 елларда «Камгэсэнергострой» ҖБнең «Теплоэнергострой-2» төзелеш идарәсе башлыгы.
1992–1993 елларда — ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Кәрәзле телефон челтәре проекты дирекциясе, 1993–2002 елларда — Россия «Газпром» АҖнең бүлендек предприятиеләре: «Таттрансгаз» (1998 елга кадәр), «Сыек газ» (1998–2002 дән) ҖЧҖләре генераль директоры. Мөслимов җитәкчелегендә Казандагы ТЭЦ-1 киңәйтелә, ТЭЦ-3 нең 1 нче чиратының 4 энергоблогы, Шәмәрдән газ компрессорлары станциясе, шәһәрләрдә һәм авылларда күп кенә торак, социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзелә һәм файдалануга тапшырыла; ТР районнарын, шәһәрләрен һәм авылларын газлаштыру программасы, магистраль газ үткәргечләрне файдалануның яңа алымнары гамәлгә ашырыла.
Хезмәтләре җылылык һәм масса алмашуга карый. Табигый газ чыгымын үлчәүнең алдынгы алымнарын эшли. 1980–1990 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.