1931 елдан чыга.

Баштагы исеме –  «Күмәк хуҗалык», 1958 елдан «Колхоз байрагы» («Колхозное знамя») рус телендә дә басыла башлый. 1963 елдан – «Ленинчы»  – «Ленинец».

1965 елдан – хәзерге исемдә.

2003 елдан «Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәге» составына керә.

Район радиосы 1962 елда ачылган, 2015 елдан башлап FМ модуляциягә күчә.

Мөслим телевидениесе 2000 елдан бирле эшли.

2002 елда массакүләм мәгълүмат чаралары «Мөслим мәгълүмат-мөхәррият үзәге»нә берләшә. Аңа «Авыл утлары» газетасы, «Мөслим» телерадиокомпаниясе һәм типография керә.