- РУС
- ТАТ
балет артисткасы, ТРның халык артисты (1995)
1970 елның 15 августында БАССРның Эстәрлетамак шәһәрендә туа.
1989 елда Пермь хореография училищесен (педагог С.Губина) тәмамлый.
1989–1993 елларда Н.Касаткина һәм В.Василёв җитәкчелегендәге Мәскәү классик балет театры артисткасы.
1993 елдан «International Guest Artist» фирмасында эшли.
Россия һәм чит илләр (Канада, АКШ, Япония һ.б.) балетларында чакырылган артистка сыйфатында чыгышлар ясый.
1991 елдан Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә даими чыгышлар ясый, бу коллективның гастрольләре белән чит илләрдә Татарстанның хореография сәнгатен күрсәтә.
Л.К.Мөсәвәрова һәм А.М.Әхмәтов «Адажиетто» хореографик композициясендә (Г.Малер музыкасы, О.Арайс хореографиясе)
Мөсәвәрова репертуарында: Жизель (шул исемдәге балет, А.Адан), Одетта-Одиллия, Маша («Аккош күле», «Щелкунчик», П.Чайковский), Китри, Никия һәм Гамзатти («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Золушка (шул исемдәге балет, С.Прокофьев), Гаяне (шул исемдәге балет, А.Хачатурян) һ.б. Балеринаның киң концерт репертуарында классик балет фрагментлары һәм хәзерге заман хореографлары композицияләре бар. Мөсәвәрованың иҗаты югары профессиональ әзерлеге һәм музыкальлеге, актёрлык осталыгы белән аерылып тора.
Автор — В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.