Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Лаеш кантоны Нурминкә волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Көек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта “Кама”, “Красное знамя” колхозлары оештырыла, соңрак – “Путь Ленина” совхозы, аннары “Спектр” күмәк хуҗалыгы составына керә.

Мәдәният

Поселокта алпавыт йорты сакланган (XIX йөз ахыры).

Халык саны

1926 елда – 75,
1938 елда – 116,
1958 елда – 122,
1970 елда – 124,
1979 елда – 110,
1989 елда – 72,
2002 елда – 48,
2010 елда – 31,
2017 елда – 23 кеше (руслар).