- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасы муниципаль районы
Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Татарстанның Балык Бистәсе, Питрәч, Спас, Алексеевск, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары һәм Казан шәһәре белән чиктәш урнашкан.
1927 елның 14 февралендә оештырыла.
Район үзәге – Лаеш шәһәре.
Мәйданы – 2169,5 кв.км.
2018 елда халык саны – 42835 кеше.
Милли составы:
Район составына 69 торак пункт керә.
1920 елга кадәр – территориясе Казан губернасының Лаеш өязенә, 1920–1927 елларда ТАССРның Лаеш кантонына керә.
Башта, XVI–XVIII йөзләрдә Казан өязе составына “эчке” өяз буларак керә. Үзәге – Лаеш шәһәре, Казан яны бистәсе булып исәпләнә. 1708 елда Лаеш үзе тирәсендәге территорияләре белән Казанга беркетелә, 1719 елда Казан наместниклыгы составына керә, 1781 елда өяз шәһәре статусы ала.
Лаеш өязе Казан губернасының үзәк өлешендә урнашкан була. 4,8–5,03 мең кв. чакрым мәйданны били. 1897 елда халык саны 172,5 мең кеше тәшкил итә, шуларның 57,4%ы – руслар, 42,4%ы – татарлар.
Станнар һәм волостьлар саны үзгәреп тора. 1903 елга кадәр – 2, аннары – 3, 1914 елга 4 станга бүленә; 1893–1915 елларда Лаеш өязе 18 волостьтан тора.
XIX йөз ахыры – XX йөз башына 1 нче станга (үзәкләре – Шуран авылы, Лаеш шәһәре) – Алексеев, Анатыш, Астраханка, Державино, Зюзино, Масловка, Саралан, Тимерче, Чырпы, 2 нче станга (үзәкләре – Карабаян, Казиле, Сәрдә авыллары) – Аркатау, Бәтке, Олы Кибәхуҗа, Казиле, Карабаян, Пановка, Уракчы, Черемыш, Шомбыт волостьлары карый.
Халкы иген игү, терлек асрау, бакчачылык, умартачылык, балык тоту, суднолар төзү, киндер туку, тегүчелек, сарык тиресеннән кием-салым тегү кәсебе, мич чыгару, кирпеч сугу, балта эше, түбә ябу, читкә китеп эшләү белән шөгыльләнә.
XX йөз башына шәһәрдә һәм өяздә 16 зур булмаган фабрика һәм завод, 260 тан артык вак сәнәгать предприятиесе (буяу, йон тетү, постау басу, салат оны ясау, капчык тегү фабрикалары, поташ, канат, алебастр-известьташ заводлары һ.б.) эшләп килә. Көек авылында атлар заводы була.
XIX йөзнең беренче яртысында Астраханка, Емельяново авылларында ярминкәләр уздырыла, Державино, Шуран, Түбән Кармачы авылларында базар була. XVIII йөздән XX йөз башына кадәр “Караванная ярмарка” эшли, анда металлар белән сәүдә итәләр.
XX йөз башында өяздә ике сыйныфлы башлангыч ир балалар, башлангыч кыз балалар училищеләре, 9 миссионерлар мәктәбе, 59 башлангыч халык мәктәбе, 86 мәдрәсә һәм мәктәп эшли.
1918 елда Чех гаскәрләре тарафыннан Идел елгасының уңъяк яры буенда Кама елгасы тамагында Богородское авылы басып алына, Епанчино авылы янында десант төшерелә, сугыш була (1950 елларда ике авыл да Куйбышыев сусаклагычы төзелеше нәтиҗәсендә су астында кала). 1918 елның сентябрендә Казан азат ителгәннән соң, акгвардиячеләр һәм чехлар Лаеш тракты буенча чигенәләр. 5 нче армиянең сул яр төркеме Лаеш шәһәрен азат итә.
1918 елның октябрендә Лаеш өязендә 263 авыл ярлылар комитеты оештырыла.
1919 елда Лаеш өязе территориясендә Колчак белән көрәшү өчен пролетар батальон булдырыла, ул Лаеш тракты буйлап һөҗүм итә (82 коммунист мобилизацияләнә), Казан ныгытылган районы оештырыла, Лаеш өязе территориясе Көньяк-Көнчыгыш секторга керә. Ныгытылган район халкы секторларның фортификация ныгытмаларын булдыруда катнашалар.
1919 елда Лаешта Н.К.Крупская белән “Кызыл Йолдыз” агитация-инструктор пароходы туктала, Крупская мәдәният һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре алдында чыгыш ясый.
1920 елда Лаеш өязенең 18 волосте җирлегендә Лаеш кантоны төзелә. 1926 елда мәйданы 4585 кв.км. тәшкил итә, халык саны 166065 кеше (руслар – 54%, татарлар – 46%, шәһәрдә яшәүчеләр саны – 3783 кеше, авылда яшәүчеләр – 162282 кеше). Кантон составында 9 волостька кергән (Олы Солтан, Күгәрчен, Нармонка, Яңа Арыш, Пановка, Балык Бистәсе, Саралан, Теләче, Чырпы) 317 торак пункт исәпләнә.
Металл эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате предприятиеләре була. 1926 елда вак һөнәрчелектә 2,7 мең чамасы кеше эшли; кантон халкының төп өлеше авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә: 35257 крәстиян хуҗалыгы, 21 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә.
1927 елда ТАССРны районлаштыру барышында Лаеш кантоны бетерелә һәм Лаеш районы һәм Балык Бистәсе районы оештырыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районында Мәскәү, Ленинград, Белоруссиядән эвакуацияләнгән кешеләр урнаштырыла. 1941 елның августында Мәскәү хәрби-инженерлар академиясеннән эвакуацияләнгәннәрне (184 кеше) – “Новый путь” совхозына, Щербаков исемендәге Мәскәү комбинатыннан 28 кешене – “Кама” колхозына, 487 нче Мәскәү заводыннан 201 кешене – “Новый мир”, “Красный маяк”, “Память Кирова”, “Коминтерн” колхозларына урнаштыралар.
Лаеш районына шулай ук балалар учреждениеләре эвакуацияләнә: 1941 елның сентябрендә Мәскәүнең 1 нче (125 кеше), 2 нче (135 кеше), 38 нче (71 кеше) балалар йортлары; Вахтангов исемендәге Мәскәү дәүләт театры һәм Щукин исемендәге театр училищесе. Район китапханәсе эшендә (укучылар конференцияләре уздыралар, спекткльләр куялар) катнашкан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасында РСФСРның атказанган артистлары А.М.Бархударян, С.С.Конторович, Е.Т. Шиканова-Алексеева, театр артисты А.И.Ремисова, артистлар Т.М.Шухмина-Щукина, В.Н.Быльев, Т.Н.Ефремова, Ф.А.Инберн, А.Л.Абрикосов һәм башкалар була. Лаешта РСФСРның атказанган артисты, Вахтангов исемендәге театр актеры, кино-режиссер И.Рапопорт гаиләсе яши.
1927 елның 14 февраленә Лаеш районы составында 40 авыл советы, 85 торак пункт исәләнә, анда 52997 кеше (руслар – 38252, татарлар – 14712, башка халыклар – 33 кеше) яши.
Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1938 елның 4 августыннан территориясенең бер өлеше – Столбище, 1944 елның 19 февраленнән Солтан (1946 елның 5 апреленнән – Корноухово) районына күчә. 1948 елда Лаеш районының мәйданы 1331 кв.км. була, аңа 28 авыл советы, 87 торак пункт керә. 1950 елларда район чикләре бетерелгән Корноухово (1954 елның 19 ноябрендә) һәм Столбище (1959 елның 26 мартында) районнары исәбенә арта. 1960 елгы мәгълүматларга караганда, районның мәйданы – 2168 кв.км., 1 поселок һәм 21 авыл советы, 107 торак пункт була.
ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Лаеш районы бетерелә, территориясе Питрәч районына кушыла.
Район яңадан торгызылгач (1965 елның 12 гыйнвары), мәйданы – 2212 кв.км, халкы – 44 мең кеше, административ берәмлекләр – 22 (1 поселок һәм 21 авыл советы), 97 торак пункт исәпләнә.
1970–1990 елларда Лаеш районының кайбер авыллары Казанга кушылу сәбәпле, район территориясе кими. 1991 елгы мәгълүматларга караганда, районның мәйданы – 2169,3 кв.км., халык саны – 35,3 мең кеше, халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 16,3 кеше. Төп милләтләр – руслар (60,7%), татарлар (36,9%), чуашлар (1,1%), украиннар (0,4%) (1989 елгы мәгүлүматлар буенча).
2017 елга халык саны – 41308 кеше (2010 елгы халык санын алу буенча, шулардан руслар – 55,1%, татарлар – 42,1%, чуашлар – 1%, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар, башкортлар – 1%тан кимрәк), шул исәптән шәһәр халкы – 8518 кеше, авыл халкы – 32790 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 19,1 кеше).
Район территориясе 2094,43 кв.км тәшкил итә. Хәзерге вакытта район составына шәһәр (Лаеш шәһәре, Иске Пристань авылы) һәм 23 авыл җирлегенә берләштерелгән 69 торак пункт керә:
Лаеш районы территориясе Төньяк-Татар гөмбәзенең көньяк-көнбатыш өлеше һәм Мәләкәс тектоник бөгелешенең көнчыгыш өлешенә керә. Кристаллик фундаменты 1700–1800 м тирәнлектә ята. Өслеге Пермь, неоген һәм дүртенчел катламнардан тора.
Пермь системасы утырмалары иң күп таралган. Казан һәм Уржум ярусларын эченә алган Биармия бүлегеннән гыйбарәт. Казан ярусы түбән һәм югары ярусларга бүленә. Түбәнказан асъярусы терриген-карбонатлы составтан тора. Диңгез һәм лагуна-диңгез фацияләреннән гыйбарәт: комташлар, алевролитлар, балчыклар, мергельләр, известьташлар, гипс катламнары булган доломитлар. Югарыказан утырмалары ерымнар һәм сызалар авышлыкларында, елга үзәннәрендә ачыла. Карбонатлы токымнар күп булган лагуна-диңгез утырмаларыннан тора: доломитлар, известьташлы доломитлар, доломитлашкан известьташлар. Бик нык гипсланган.
Идел, Кама, Мишәнең палеоүзәннәрен тутыручы неоген утырмалар киң таралган.
Дүртенчел утырмалар аллювийдан тора, тугайларда һәм тугай өсте террасаларда, шулай ук элювиаль-делювиаль утырмалар субүләрләрдә һәм елга үзәннәре авышлыкларының югары өлешендә таралган. Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә дүртенчел утырмаларның калынлыгы 80–120 м тәшкил итә; аларның составына комнар, комсыл туфраклар, җиңел һәм авыр балчыклы туфраклар керә.
Пермь системасы Казан ярусының карбонатлы токымнары Кама яр буйларында, аның кушылдыклары үзәннәре буенда һәм зур ерымнарда өскә чыгалар.
Район Иделнең сул яры һәм Каманың уңъяк яры буйлап Көнбатыш Кама алдының көньяк-көнбатышында урнашкан.
Территория субүләрләрнең абсолют биеклеге көнбатышта 100–120 м һәм көнчыгышта 140–160 м булган аз калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Иң кечкенә биеклекләр (53–60 м) Иделнең түбәнге тугай өсте террасасына, иң зур биеклекләр (180 м) Мишә һәм Бырыс елгалары бассейннары субүләренә туры килә.
Территория өслеге елга үзәннәре белән увалларга һәм субүләрләр тау тезмәләренә бүлгәләнгән, алар күбесенчә көньяк-көнчыгышка таба сузылган. Елга араларындагы киңлекләр аз авышлыклы (50 дән артмаган). Ерымнар челтәре тыгызлыгы – 0,5 км/кв.км., сызаларныкы – 0,3 км/кв.км.
Елга террасалары киртләчсыман урнашкан һәм Идел буйлап полоса булып сузылган. Идел тугае сусаклагыч аркасында су астында калган, һәм бары тик аның биек калкулыклары утраулар рәвешендә су өстенә күтәрелә.
Беренче тугай өсте террасасы соңгы плейстоцен чорында формалаша һәм аныңң абсолют биеклеге – 50–60 м, киңлеге – 0,5 метрдан 3–4 метрга кадәр. кенче тугай өсте террасасы рельефта яхшырак күренә, түбәнге террасалардан 20 м биеклектәге чыгынты белән аерылган, аның өчен дюналы-калкулыклы рельеф, рельефның ерымнар, сызалар һәм эол һәм карст формалары хас. Өченче тугай өсте террасасы абсолют биеклеге 80–120 м булган калкулыклы платодан гыйбарәт, аның өслегендә 8–10 м биеклектәге дюналар, чәй тәлинкәсе сыман түбәнлекләр, чокырлар һәм күлләр бар. Дүртенче тугай өсте террасасы 120–160 м биеклектә урнаша, урыны белән тирән ерымнар белән киселгән. Мишә елгасының киң үзәне һәм 1,5 км.га кадәр булган киң тугае, түбәнге тугай өсте террасасы һәм югары уртача дүртенчел террасасы бар.
Куйбышев сусаклагычының балчыклы һәм җиңел юыла торган токымлы ярларында абразия китереп чыгарган ишелү һәм шуышу процесслары була.
Район территориясендә торф, төзелеш балычыгы, комлы-чуерташлы катнашма, ком һәм известьташлар чыганаклары табыла һәм тикшерелә. 2 зур балчык чыганагы бар: “Сапуголи” (Сапуголи авылы тирәсендә), анда кирпич балчыгын эшкәртү бара һәм “Емельяново” (Емельяново авылы тирәсендә), анда керамзит балчыгы чыгарыла.
Имәнкискә авылы янында бетон һәм силикат эшләнмәләр җитештерү өчен кулланыла торган ком чыгарыла.
Казан ярусы утырмаларында известьташлар ятмалары очрый, иң зур чыганагы – “Бимә”, Бимә авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Чыгарылган известьташлар ачы туфракларны известьләштерү өчен кулланыла.
Мишә елгасы тугаеның түбәнәйгән сазлы участокларында торф һәм сапропель ятмалары бар. Пальцовка авылы янында төп торф чыганагы – “Пальцовка” урнашкан.
Климаты уртача-континенталь. Җәе чагыштырмача эссе, явым-төшемнәр территория буенча тигез бүленмәгән, кышы чагыштырмача салкын һәм карлы. “Лаеш” метеостанциясе күзәтүләре мәгълүматлары буенча, 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы 4°С тәшкил итә, гыйнварда уртача температура минус 12°С (абсолют минимум гыйнварда минус 45,7°С), июльдә уртача температура 19,8°С (абсолют максимум июльдә 35°С).
Явым-төшемнәрнең уртача еллык күләме 555 мм. Елның җылы чорына (апрель – октябрь) 355 мм туры килә (64%).
Тотрыклы кар катламы ноябрь уртасында барлыкка килә, ул уртача 147 көн тора. Апрельнең 2 нче декадасында кар эреп бетә. Кар катламының уртача биеклеге – 46 см.
Ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (16,8%) һәм төньяк-көнбатыш (16 %), кышын – көньяк-көнбатыш (19%) һәм көньяк (16,1%), җәен – төньяк-көнбатыш (20 %) һәм төньяк (15,1%) юнәлешендәге җилләр өстенлек итә.
Район климатына, аеруча су өсте сызыгыннан 4–5 км ераклыкта урнашкан яр буе территориясенә Куйбышев сусаклагычы йогынты ясый. Уртача айлык һава температурасы күчеш чорында яр буенда 1–1,5°С ка югары, җылы чорда – 1–2°С ка түбән була. Сусаклагыч акваториясе янындагы зонада һаваның абсолют дымлылыгы һәм җилнең уртача тизлеге салкын чорда – 6,2 м/с ка һәм җылы чорда – 5,5 м/с ка арта.
Район ике яктан Куйбышев сусаклагычы акваториясенә тоташа: көнбатыштан – Идел, көньяктан – Кама плёсына.
Район территориясендә төп су агышы булып, Каманың уң кушылдыгы – Мишә елгасы исәпләнә. Елганың озынлыгы – 186 км (районда – 45 км). Аңа район территориясендә 2 зур булмаган сул кушылдыклары (озынлыклары – 10,2 һәм 19,4 км) кушыла. Елганың түбәнге өлешләрендә Мишәгә озынча сузылган түбәнлек – уйсулык тоташа, анда күлләр тезмәсе (Архиерей, Никольский, Каракүл) урнашкан; ул борынгы үзәннән гыйбарәт, аның буенча элек елга – Мишәнең уң кушылдыгы аккан. Хәзер ул үзән буйлап су агышы язгы ташу һәм җәйге көчле яңгырлар вакытында гына була.
Мишә бассейнында елга челтәренең тыгызлыгы – 0,35 км/кв.км. Елганың гидрологик режимы өчен межа (челлә) һәм су ташу чоры хас, ул вакытларда еллык су агышының 70%ы уза. Тотрыклы боз кату ноябрь уртасыннан апрель башына кадәр дәвам итә. Бозның калынлыгы кыш ахырына 35–50 см га кадәр җитә.
Районның көнчыгышында аның территориясе буенча Каманың уң кушылдыклары ага – Шуран (16 км, районда – 7 км) һәм Бырыс (32 км, районда – 29 км). Елганың Камага кушылган түбәнге өлешләре Куйбышев сусаклагычы терәкләре астында урнаша.
Пермь системасының эри торган карбонатлы һәм сульфат-карбонатлы токымнары яткан урыннарда карст киң җәелгән, күп күлләрнең барлыкка килүе шуңа бәйле: Кавал күле, Саламык күле, Куян күле, Мишан күле, Пиголи күле. Мишә тугаенда зур булмаган тугай күлләре бар.
Лаеш районының күпчелек күлләре югары Идел террасаларында иңкүлекләрдә тупланган, Идел һәм Мишә елга арасында үзәк өлешне били. Әлеге рельеф депрессияләре 60 метрга кадәр булган югары терраса өслегенә чагыштырма тирәнлектә һәм көньяк һәм көньяк-көнчыгышка, Мишә елгасына таба азрак сөзәкле; язгы кар эрү вакытында киңлекләр төбендә су агышы барлыкка килә һәм анда урнашкан күлләрдә вакытлыча агым була.
Ул киңлекләрнең берсен Кавал күлләре системасы, Мүкле күл (Миховка), Архиерей күле (Тарлаш), Каракүлләр били; икенчесендә Столбище (Хәерби), Куян, Саламык, Саф күлләр тезмәсе урнашкан.
Барлык күлләр карст-суффозия күренеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән, алар тотрыклы рәвештә җир асты сулары белән туена һәм суның химик составы гидрокарбонатлы- кальцийлы.
Иң зур сулык булып Кавал күле санала, ул берләшкән өч плёс агымнарыннан тора – Кавал, Урта һәм Кышкы юл. Күлнең формасы катлаулы, уртасында утрау бар, аны күмәк бакчалар били. Күлнең мәйданы – 91,6 гектар, озынлыгы – 1850 м, максималь киңлеге – 540 м. Күл төбендә 13, 11 һәм 6 метр тирәнлектәге 3 карст бүрәнкәсе бар. Күлнең көньяк-көнбатыш ярында Комлы Кавал авылы урнашкан.
Кавал күленнән көньяктарак, аның белән бер эрозия иңкүлегендә, Габишев авылы янында Мүкле күл бар. Мәйданы – 10 гектар, шуның 4,4 гектарын урыны белән ярга берегеп үскән, йөзмә утраулар рәвешендәге йөзмә каплам били. Күл өч аерым сулык тезмәсеннән гыйбарәт. Көнбатыш яры – текә, ерымнар белән телгәләнгән, көнчыгыш яры – яссы, нарат урманы белән капланган.
Зурлыгы буенча икенче күл – Архиерей күле. Мәйданы 60 гектар, формасы озынча сузылган. Күлнең көньяк-көнбатыш ярында Тарлаш авылы урнашкан, XIX йөзгә кадәр анда Казан архиерейлары – епископлар һәм митрополитларның (күлнең атамасы шуннан алынган) шәһәр читендәге резиденциясе урнаша.
Өченче зур сулык – Саламык күле. Зур карст иңкүлегендә Столбище авылыннан көньяктарак урнашкан. Мәйданы – 19,8 гектар, озынча сузылган формада. Күлнең су җыелу мәйданы бик кечкенә, шуңа күрә ләмләнми. Яз көне күл кар сулары белән тула, аннан вакытлыча инешләр агып чыга.
Саламык күленнән көньяктарак, аның белән бер иңкүлектә, Травкино авылыннан төньяк-көнчыгыштарак Саф күл урнашкан. Мәйданы – 1,3 гектар, формасы – озынча түгәрәк.
Столбище авылында ике зур күл бар – Хәерби һәм Куян күлләре. XX йөз уртасына кадәр ул күлләр бер сулыктан тора, аннары чокырдан чыккан комлы-балчыклы чыгарылмалар тарафыннан икегә аерыла, аларның түбәсе Олы Кабан авылы янында. Авыл уртасында Хәерби күле урнашкан. Мәйданы – 6,2 гектар, формасы – озынча түгәрәк. XVI–XVII йөзләрдә күл ярларында йомышлы татарларның бер үк исемдәге авылы урнаша (күлнең атамасы шуннан алынган). Авылның көньяк читендә Куян күле бар. Мәйданы – 10,8 гектар, формасы озынча сузылган. Күлнең көньяк чите төп өлешеннән автомобиль юлы өеме белән бүленә, нәтиҗәдә аерымланган сулык – Кече Куян күле барлыкка килгән.
Чиста күл чагыштырмача зур санала, бер үк исемдәге авылның көнчыгыш читендә урнашкан. Мәйданы – 7,77 гектар, формасы – катлаулы, озынча. Күлнең төньяк ярында – бакчалар, көньягында наратлык бар. Үсемлекләрнең сирәк төрләреннән яр буе зонасында чатырлы сусак очрый.
Лаеш районының төньяк-көнчыгыш чигендә, Мишә һәм Нокса елгалары субүләрендә, Олы Кабан авылыннан 6 км төньяктарак Урман күле урнашкан. Мәйданы – 4,7 гектар, формасы – озынча. Урман күле булса да, яр буйларында урман үсемлекләре үсми.
Табигать истәлекләренә районның ике Каракүле керә. Аларның берсе Архиерей күленнән көньяктарак, аның белән бер түбәнлектә, Никольский авылыннан көнбатыштарак урнашкан. Мәйданы – 3,92 гектар, күлнең төбе суүсемнәр белән капланган, шул сәбәпле су кара булып күренә (атамасы шуннан алынган). Су ташу һәм көчле яңгырлар вакытында күл казанлыгы су белән тула, аннан Мишә елгасына таба елга агып чыга, ул бөтен Идел-Мишә елга арасының дренаж канавы була. Икенче Каракүл Бырыс һәм Мишә елгалары субүләрендә, Урта Девятово авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Мәйданы – 4,32 гектар, формасы – озынча. Күл киң яфраклы урман массивында, ярлары – тал куаклыклары, яр буе зонасы су үсемлекләре әрәмәлекләре белән капланган.
Сабакүл Сапогули авылында урнашкан. Күл казанлыгы барлыкка килүдә карст-суффозия процесслары гына түгел, ә термокарст процесслары да катнаша. Мәйданы – 8,1 гектар, формасы –сузылган озынча түгәрәк, урта өлешендә тарайган. Күлнең яр буйларында торак йортлар төзелгән.
Районның туфрак капламы төрле. Туфрак барлыкка китерүче токымнар литологик составы буенча да төрле: районның көнбатышында – тузансыман комнар, комсыл туфраклар, җиңел балчыксыл туфраклар; районның көнчыгышында – балчыклар һәм авыр балчыксыл туфраклар.
Төрле астиптагы кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары өстенлек итә. Кәсле- (уртача- һәм аз-) көлсу (балчыксыл, комсыл һәм комлы) туфраклар районның көнбатышында – Идел террасаларында таралган. Соры һәм аксыл-соры урман туфраклары районның көнчыгышында – югары Кама террасалары һәм районның көнбатышында – Идел-Мишә елга арасының калкулыклы өлеше өслекләрен били. Соры урман туфраклары сөрүлек җирләр нигезен тәшкил итә.
Мишә тугаенда аллювиаль кәсле туенган карбонатлы туфраклар формалашкан.
Урманнар район территориясенең 15,3%ын били. Идел елгасы буенча сузылган зур урман массивы түбән һәм югары елга террасалары өслеген каплый. Аның составында 2 участок аерыла: Матюшино һәм Саралан. Матюшино участогында төрле яшьтәге һәм составтагы нарат һәм наратлыклар катнашында катнаш урманнар очрый. Саралан урманында Идел елгасының түбәнге тугай өсте террасасы һәм аның югары террасалары киртләчләре наратлыклар белән капланган, калган территориядә киң яфраклы токымнар (имән, юкә, өрәңге) таралган.
Тагын бер зур урман массивы районның көньяк өлешендә, Лаеш шәһәре тирәсендә урнашкан. Аның составында киң яфраклы урманнар, урын белән нарат катнаш урманнар өстенлек итә; кисенде территорияләрен каен һәм усактан торган икенчел вак яфраклы урманнар били.
Болыннар район территориясенең 6%ын били: Мишә тугаенда, авыл хуҗалыгында файдалануга яраклы булмаган сызалар һәм киң иңкүлекләр сөзәклекләрендә сакланган. Болын үсемлекләре арасында типчак, дала-төрле үләнле төрләре таралган, кылганлы дала участоклары бар.
Мишә тугаеның бик киң сазланган җирләре курак, җикәнбаш, камыш, күрән белән капланган.
Район территориясендә поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, үр куяны һәм ак куян, селәүсен, төлке, сусар, көртлек, соры көртлек яши. Шулай ук кикрикле тритон, очлы башлы бака һәм үлән бакасы, тузбаш, гади кара елан, бакыр елан, җизбаш, җитез кәлтә һәм тереләй тудыручы кәлтә бар.
Орнитофаунада урман, урман-дала зонасында һәм су киңлекләрендә яшәүчеләр очрый.
ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр арасында Наттерер төн ярканаты, буа төн ярканаты, сулык төн ярканаты, урман зур ярканаты, бакча йоклачы һәм зур йоклач, зур күлбога һәм кече күлбога, балыкчы карчыга, кәрлә бөркет, чырайсыз ябалак, карчыгасыман ябалак, озын койрыклы ябалак, дала торымтае, саз көтүчесе, нәни акчарлак (кече акчарлак), гади төн күгәрчене, күк карга, һөд-һөд, чал тукран, яшел тукран һәм өч бармаклы тукран билгеләнгән.
Барлыгы Лаеш районы территориясендә умырткалы хайваннарның 342 төре һәм көпшәле үсемлекләрнең 1090 төре исәпләнә. Биотөрлелек коэффициенты 0,81 тәшкил итә.
Аеруча саклаулы табигать территорияләренең гомуми мәйданы – 4466,56 гектар (район мәйданының 2,05%ы).
Идел-Кама саклаулыгының (1960 елдан) Саралан участогына югары Идел террасаларында имән-юкә урманнары һәм түбәнге террасаларда наратлыклар керә, югары терраса сөзәклекләрендә һәм яр буе утрауларында, урмансыз биек авышлыкларда кылган һәм дала куаклары белән комлы далаларның реликт үсемлек берлекләре сакланган.
1978 елда – Мишә елгасы һәм 12 күл (Архиерей күле, Куян күле, Кавал күле, Урман күле, Мүкле күл, Саламык күле, Сабакүл, Саф күл, Столбище күле, Чиста күл һәм ике Каракүл), 1983 елда Коры күл һәм Четово күлендә “Күл акчарлаклары колониясе” (гади акчарлакларның һәм ак канатлы акчарлакларның якынча 700 оясы) төбәк әһәмиятендәге табигать истәлеге буларак игълан ителә.
Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барыла. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 71,2 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр – 56 мең га (2018 ел). Сабан һәм уҗым бодае, уҗым арышы, солы, тары, борчак игелә, бәрәңге, яшелчә үстерелә. Бакчачылык үсеш алган. Терлекчелекнең төп тармагы – ит-сөт терлекчелеге.
2019 елга 69 предприятие эшли, шуларның 20се – авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 19 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 дәүләт унитар предприятиесе, 44 крәстиян-фермер хуҗалыгы, 5 кооператив (2004 елда 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе була, шул исәптән 3 дәүләт унитар предприятиесе, 1 ябык һәм 2 ачык акционерлык җәмгыяте, 1 крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 4 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 7 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 1 кредит ширкәте, 2 ярдәмче хуҗалык) бар.
Районның агросәнәгать комплексы составына кергән оешмалар: “Лаишевагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте (Иске Пристань авылы), ветеринария дәвалау йорты, ветеринария лабораториясе, орлыкчылык инспекциясе; предприятиеләр арасында:
Азык сәнәгатенә:
Районның төп предприятиеләре:
Лаеш районы территориясе буенча Әлмәт – Түбән Новгород нефть үткәргече магистраль трассасы, Сургут – Полоцк һәм Холмогоры – Клин нефть үткәргечләре, шулай ук магистраль газ үткәргечләре уза.
Район территориясендә, Казан үзәгеннән 28 км көньяк-көнчыгыштарак “Казан” халыкара аэропорты урнашкан. Аэропорт һава линияләре белән Идел буе, Урал, Себер, Кырым, Россиянең үзәк районнары, БДБ илләре һәм ерак чит илләр белән бәйләнештә.
Район территориясе буенча Казан – Оренбург автомобиль юлы уза.
Тимер юл транспорты районда 2013 елда файдалануга тапшырылган Казан – “Казан” халыкара аэропорты тармагыннан гыйбарәт.
2018 елга районда эшләгән мәгариф оешмалары:
Лаеш балалар йорты һәм Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге (икесе дә Лаеш шәһәрендә) бар, халыкны социаль яклау өлкәсендә “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (Лаеш шәһәрендә) эшли.
Мәдәният өлкәсендә:
Районда 220 үзешчән халык иҗаты клуб оешмалары эшли, аларның 12 се “халык” исемен алган:
Һәр ел саен Лаеш шәһрендә, Егорьево һәм Сокуры авылларында Г.Р.Державинның туган көненә багышланган республика бәйрәме, Никольский авылында “Каравон” бәйрәме уза.
Районда 24 чиркәү, 12 мәчет бар.
1920 елның 8 декабреннән татар һәм рус телләрендә “Камская новь” – “Кама ягы” район газетасы чыга. Башта “Лаишевские вести” – “Лаеш хәбәрләре” исеме белән чыга, аннары исеме берничә тапкыр үзгәртелә: “Соха и молот” – “Урак һәм чүкеч”, “Прикамье” – “Кама буе”, “Известия Лаишевского райисполкома и райкома РКП(б)” – “Лаеш районы башкарма комитеты һәм РКП(б) район комитеты хәбәрләре”, “Сталинец” – “Сталинчы”, “Большевистский путь” – “Большевиклар юлы”, “Сталинское знамя” – “Сталин байрагы”, “Путь победы” – “Җиңү юлы” һ.б., 1965 елдан хәзерге исемдә.
Лаеш районы территориясендә 231 мәдәни мирас объекты аерып билгеләнә: 189 археология истәлеге (бронза гасырдан алып Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына кадәр), 42 архитектура истәлеге.
Федераль әһәмияткә ия археология истәлекләре арасында – “I-Кашан” шәһәрлеге бар (XI – XIV йөзләр).
Юкка чыккан торак пунктлар тирәсендә ачыкланган археология истәлекләре:
Күп археология истәлекләре хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган.
Юкка чыккан Никольский авылы урынында мәдәни мирас объекты – Никольский чиркәве ачыклана (1829 елгы, сәүдәгәр Н.А.Ростовцев акчасына төзелә, ампир стилендә архитектура истәлеге).
Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, поликлиника, 4 дәвалау амбулаториясе (Габишев, Комлы Кавал, Рождествено, Столбище авылларында), 40 фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Спорт инфраструктурасы 172 спорт корылмасын, шул исәптән 89 ачык спорт мәйданчыгын, Лаеш техник-икътисад техникумының чаңгы базасын, 4 йөзү бассейнын, 18 хоккей мәйданчыгын, 22 футбол кырын, 8 баскетбол һәм 10 волейбол мәйданчыкларын, ясалма газонлы 10 футбол мини-мәйданчыгын, 6 тренажёр комплексларын, 40 спорт залын, спорт белән шөгыльләнү өчен яраклаштырып кушып төзелгән 38 бинаны һәм 15 спорт ядрәсен үз эченә ала.
2011 елда “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла (Лаеш шәһәре).
Лаеш районында туган күренекле шәхесләр:
Юкка чыккан торак пунктларда туган шәхесләр:
Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецовның тормышы һәм эшчәнлеге Лаеш районы белән бәйле (Лаеш шәһәрендә яшәгән).
Акмаева Н. Легенды и быль Лаишево // Казанские ведомости. 1999. 27 июля.
Алтынова А. Есть что посмотреть и не мешало бы помочь // Вечерняя Казань. 2014. 9 окт.
Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981.
Багаутдинова Х.З. Материалы по этнографии татар-хлебопашцев Лаишевского уезда Казанской губернии середины XIX в. (из архива Н.А.Толмачёва) // Историческая этнология. 2018. Т.3, № 1. С.168–176.
Багаутдинова Х.З. Социально-экономическое положение жителей дер. Иванаево Лаишевского уезда Казанской губернии в путевых заметках Н.А.Толмачёва (1849 г.) // Кряшенское историческое обозрение. 2018. № 2. С.149–153.
Багаутдинова Х.З., Исхаков Р.Р. Перелистывая страницы минувшего: история деревни Курманаково. Казань, 2012.
Бәйрәмова Ф. Су астында калган татар тарихы // Мәдәни җомга. 2004. 23 июль.
Борисов В.Л. Город Лаишев в XVI–XVII вв. // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. ун-те. 1899. Т. 15, Вып. 3. С.344–349.
Бугарчев А.И. Монеты XV в. из окрестностей села Карташиха Лаишевского района Татарстана (к вопросу о монетном обращении на Средней Волге в середине – второй половине XV в.) // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2018. Т.2, № 8. С.76–81.
Бугарчев А.И., Степанов О.В. Находка клада джучидских монет XIV – начала XV в. из Лаишевского района Республики Татарстан // Нумизматика Золотой Орды. 2014. № 4. С.39–47.
Бугарчев А.И. Нумизматические находки с селища Чакма (р.п. Лаишево, Республика Татарстан) // Поволжская археология. 2013. № 4. С.64–78.
Бутрова Е. Софийский собор в Лаишево и росписи Степана Эрьзи: трагедия и обретение // Казань. 2016. № 3. С.59–61.
Вафин Н. Пәрәүнең хәтер сандыгы. Казан, 2015. 272 б.
Вафина Т. Атабаево: у самого синего моря // Татарстан. 2017. № 6. С.80–81.
Вафина Т. Полынные сказки села Емельяново // Татарстан. 2011. № 1. С.98–101.
Вафина Т. Травкино: в поисках зеленой травы // Татарстан. – 2017. – № 5. – село 102–103.
Вәлиуллин М. Заман. Авыл мәктәбе. Шәхес // Мәгариф. 2003. № 5. Б.6–9.
Всероссийский фестиваль русского фольклора «Каравон» // Русская культура в Татарстане: сохранение, изучение, развитие. 2016. № 1. С.36–37.
Габдрахманов И. Югары тегермәнлек: җирләре, халкы, тарихы. Казан, 2007. 256 б.
Гавриленко А. Лаишевский район. Потенциал развития // Элита Татарстана. 2011. Нояб. С.69–79.
Гайдукевич Я. В борьбе за народное счастье // Камская новь. 1965. 29 окт.
Гайдукевич Я. Великая Отечественная война: Хроника событий в Лаишевском уезде // Камская новь. 1977. 1 нояб.
Гайдукевич Я. Год испытаний // Камская новь. 1977. 15 окт.
Гайдукевич Я. О земле Лаишевской // Камская новь. 1965. 27 окт.
Гайдукевич Я. По пути коллективизации // Камская новь. 1977. 25 окт.
Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Археологические памятники села Кирби Лаишевского района Республики Татарстан // Научный Татарстан. 2019. № 3. С.5–10.
Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Губайдуллины в истории села Кирби // Вестн. Казан. гос. ун-та культуры и искусств. 2018. № 3. С.17–19.
Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Роль телепрограмм на татарском языке в популяризации национальной культуры на региональном телевидении // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2019. № 1. С.21–26.
Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Хәерби авылы тарихыннан сәхифәләр. Казан: ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2019. 500 б., илл.
Ганиев Н. Кеше итте мәктәп // Шәһри Казан. 1996. 15 март.
Гарипова И. Ташкирмәндә Яфрак бәйрәме // Түгәрәк уен. 2014. № 3. Б. 28–32.
Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. Казан, 2001–2003.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Имәнкискә, Имәнлебаш, Ирмәш, Исәк // Казан утлары. 2013. № 2. Б. 150–152.
Гарипова Ф. История в названиях. Казань, 1995. 287 с.
Гарипова Ф. Олы һәм Кече елга авыллары // Мәдәни җомга. 2005. 7 окт.
Гарипова Ф. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. Казан, 2005. 247 б.
Гаффар Ә. Сәер кеше // Мәдәни җомга. 1995. 22 сент.
Гобәйдуллин С. Хәерби авылына бер сәфәр // Мәдәни җомга. 2000. 28 гыйн.
Гыймадиева Н. Авылымның данлы солдаты // Ватаным Татарстан. 2015. 8 май.
Гыймадиева Н. Мәктәбем – якты юлым. Казан, 2014. 95 б.
Гыймадиева Н. Меңьяшәр Сараланым. Казан, 2017. 110 б.
Девятых Л. Разбойный помещик // Казанские ведомости. 2002. 7 февр.
Державин и Лаишевский край. Лаишево, [2016]. [6] c.
Древности Лаишевского края. [Лаишево, 2008]. [14] с.
Ермаков В.В. «Караванная ярмарка» в системе общероссийской торговли металлами // Вестн. Чуваш.ун-та. 2009. № 3. С.68–71.
Ермаков В.В. Рынок торговли металлами в Прикамье в XVIII – начале XX вв. // В мире научных открытий. 2011. № 7–2(19). С.713–720.
Жемчужины Лаишевского района. [Казань, 2011]. 15 с.
Забирова Ф. Что город, то норов // Казань. 2019. № 5. С.42–61.
Зарипов М. Медовое село Державино // Мәгариф = Просвещение. 2012. № 6. С.74–75.
Земля Лаишевская: Фотоальбом. Казань, 2007. 108 с.
Историко-культурный атлас Лаишевского района Республики Татарстан. Казань, 2014. 100 с.
История Лаишевского края. Чебоксары, 1997. 260 с.
Исчезнувшие села... Память... История… Казань, [2015]. [14] с.
Карташова Л. Преображение села // Местное самоуправление в Татарстане. 2017. № 4 (нояб.). С.36–39.
Кашапов Г. Татарстанның Лаеш районы Кече Елга авылы тарихы. Казан, 2002. 52 б.
Коробова Е.В., Галиев Н.С. Истоки здравоохранения Лаишевского района // Земское здравоохранение в Казанской губернии: Материалы науч.-практ. конф., посвящ. 150-летию создания земской медицины в России (город Казань, 21 нояб. 2014 г.). Казань, 2015. С.69–75.
Кривцов А. Городу Лаишево – 10 лет // Татарстан. 2014. № 9. С.26–28.
Лаишев // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. ун-те. 1908. Т. 24, вып. 5. С.8–9.
Лаишев // Опись городских поселений Казанской губернии. Сост. секретарем статистического комитета А.П.Орловым. Казань, 1885. С.5–18.
Лаишевский район – 80 лет: Тематическая подборка, посвящ. Лаишевскому району // Татарстан. 2007. № 2. С.38–45.
Летопись Воскресенской церкви села Алексеевского Лаишевского уезда, составленная благочинным Алексеевского благочиния Лаишевского уезда протоиереем Василием Нечаевым в 1891 году. П. Алексеевское [РТ], 2001. 72 с.
Малинин М.А. Мои воспоминания. Чебоксары, 1957. 19 с.
Малышева Е. Вести о Песчаных Ковалях // Республика Татарстан. 2003. 12 июля.
Мамаева Т. «Железный город» на берегу Камы // Время и деньги. 2007. 15 авг.
Матылицкий В. Тень шуранского «викинга» // Татарстан. 2014. № 1. С.50–53.
Милашевский Г. Дубровский Лаишевского уезда// Время и деньги. 2006. 28 нояб.
Миронова Е.В. Факторы развития помещичьего хозяйства Лаишевского уезда Казанской губернии в пореформенный период // Уч. зап. Казан. ун-та. Сер.: Гуманитарные науки. 2014. Т. 156, № 3. С.75–84.
Миронова Е.В. Лаишевский уезд в середине XIX – начале ХХ века. Казань, 2022.
Муртазина Ф. Державин и музей Лаишевского края // Библиотечный вестн. 2003. № 1. С.29–30.
Муртазина Ф. Г. История татарского духовенства в Лаишевском уезде (по материалам Национального архива РТ) // Материалы Лихачёвских чтений. 5–6 апр. 2007 года (к 175-летию со дня рождения А.Ф. Лихачева). Казань, 2007. С.210–213.
Мустафин М.Р. География населения и населенных пунктов Татарстана. Казань, 1993. 78 с.
Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане: экономико-географический справочник. Казань, 1992. 176 с.
Мухарямов М.К. Гражданская война в Татарии (1918–1919 гг.). Казань, 1969. 300 с.
Назарова И.В. Возведение Лаишевского града в XVI – XVII столетиях // Изв. Казан. гос. архитектурно-строительного ун-та. 2018. № 3. С.45–53.
Населенные пункты Республики Татарстан. Казань, 1997. 392 с.
Насибуллина А.Б. Природные и социально-экономические ресурсы территории как факторы, определяющие направления и темпы развития региона (на примере село Кирби Лаишевского района Республики Татарстан) // Развитие регионоведческих исследований в Российской Федерации: особенности и основные направления Сборник статей всероссийской научно-практической конференции. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. 2018. С. 138–141.
Насибуллина А.Б., Галимуллина Г.Х. Семья Нигматовых в истории села Кирби Лаишевского района Республики Татарстан // Историческая наука и образование: прошлое, настоящее и будущее. IV Смирновские чтения Сборник трудов Всероссийской научной конференции. Казань, 2019. С.89–93.
Насибуллина А.Б., Галимуллина Г.Х. Солдатские письма времен Великой Отечественной войны // Народы Татарстана в годы Великой Отечественной войны Сборник статей. под ред. Р.В.Шайдуллина. 2018. С.263–270.
Наш район за сорок лет советской власти: Цифры и факты // Путь победы. 1957. 7 нояб.
Нахратский В.М. Несколько преданий о г. Лаишеве и об окружающей его местности // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. ун-те. 1884. Т.5. С.8–12.
Обследование хуторских хозяйств в Лаишевском уезде в 1910 году / Лаишевская Уездная Земская Управа; сост. И.И. Терентьев. Казань, 1911. 129 с.
Приволжские города и селения в Казанской губернии. СПб., 2011. 228 с. (Репринтное издание 1892 г.).
Рафикова Г.Э. Питомнический промысел деревень Казанского и Лаишевского уездов Казанской губернии в начале ХХ в. // Гасырлар авазы=Эхо веков. 2018. № 4. С.185–192.
Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. 2-е изд., доп. Казань, 2015. 193 с.
Ризванов Г. Пәрәү бәхеткә тиенде // Ватаным Татарстан. 2015. 29 дек.
Ризванов Г. Пәрәүне танымасыз инде // Ватаным Татарстан. 2013. 12 нояб.
Рощектаев А. Замок «Нормандского герцога» // Идель. 2014. № 11. С.41.
Рощектаев А. У могилы Державиных // Идель. 2014. № 8. С.34–35.
Русские крестьяне: Жизнь. Быт. Нравы: Материалы «Этнографического бюро» князя В.Н.Тенишева. Т. 9: Казанская губерния: Спасский и Лаишевский уезды. Казань, 2017. 431 с.
Русские праздники Лаишевского края: «Каравон» в Русском Никольском. Казань, 1998. 58 с.
Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX в.). Казань, 1995. 279 с.
Саматова Ч., Ибрагимов Р. Становление и развитие земской медицины в Лаишевском уезде Казанской губернии во второй половине XIX – начале XX в. // Гасырлар авазы=Эхо веков. 2016. № 3/4. С.260–268.
Саматова Ч.Х. Становление и развитие школьного образования в городе Лаишево в XIX – начале XX вв. // Казанская наука. 2015. № 10. С.79–81.
Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Казань, 1999. Т.1. Административные районы. 458 с.
Село Астраханка: очерк из истории местного края. Казань, 1893. 11 с.
Серова А. Астраханка, Богородское тожъ. 445 лет и одна зима. [Казань], 2012. 55 с.
Сәфәров М. Кече Елганың яшәү көче нидә? // Ватаным Татарстан. 2017. 5 апр.
Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. Казань, 1885. 20 с.
Старостин П.Н. Нармонский могильник. Казань, 2002. 64 с.
Старостин П.Н. Памятники именьковской культуры. М., 1967. 99 с.
Старостин П.Н. Ташкирменьский могильник // Памятники древней истории Волго-Камья. Казань, 1994. С.123–133.
Страницы истории дворянства Лаишевского уезда. Казань, [Б.г.]. 11 с.
Субботкин А. Кирби – Каерби – «хаерле» – значит «добрый» // Республика Татарстан. 2018. 28 июня.
Субботкин А. Клады древнего Кашана // Республика Татарстан. 2017. 3 авг.
Татарстан: Лаеш районы: Кыскача мәгъл. Казан, 1997. 18 с.
Ташкирмән авылы тарихынна // Туганайлар. 2005. 27 окт.
Троицкая А. В Рождествено – на Рождество // Татарстан. 2017. № 12. С.84–85.
Фазылова Р. Кече юлда – Кече Елга // Татарстан. 2019. № 1. Б. 84–87.
Черенков А.В. Православные храмыпамятники Казанского края. Казань, 2013. 344 с.
Чечулин Н.Д. Города Московского государства в XVI веке. Москва, 2012. 429 с.
Шакирҗанов М. Тормыш мизгелләре: Кабан авылының 380 еллыгына багышлыйм. Нефтекама, 2012. 159 б.
Шигапов М.Б. Исследования городища Кашан в 2012 году // Поволжская Археология. 2013. № 2. С.299–306.
Шире круг, Каравон! [Казань], 2019. 87 c.
Щеглов М. Какое же Никольское без Каравона! // Республика Татарстан. 2002. 25 мая.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.