Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм (бер версия буенча, XII йөздән). И.Болтинның Писцовый кенәгәсендә (1603 елгы) Имән Кискә исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, сәүдә итү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1908 елдан), җил тегермәне, ярма яргыч, тимерче алачыгы, 8 юлаучылар йорты, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1159,3 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл буенча Оренбург (элекке Екатерина) тракты уза.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Чырпы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Нариман исемендәге колхоз оештырыла, 1960 елларда Чырпы авылы белән бергә “Маяк” колхозына керә (1992 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1998 елдан, “Маяк” крәстиян хуҗалыклары кооперативлары ассоциациясе). 1997–2016 елларда “Таң” крәстиян хуҗалыгы составында.

Хәзер “Имәнкискә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1953 елда – сигезьеллык, 1982 елда урта мәктәп (яңа бинада) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее (1999 елдан, оештыручысы – М.В.Хафизова) эшли.

Авылда китапханә (1953 елдан, 2017 елдан клуб бинасында), мәдәният йорты (2017 елдан, 1975 елдан клуб), “Карлыгач” балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан), мәчет (1993 елдан), мәдрәсә (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Дуслык” (1990 елдан), “Яшь йөрәкләр” (1995 елдан) театр, “Сандугач” (1997 елдан), “Дулкын” (2009 елдан) вокаль, “Салават күпере” (2007 елдан) хор коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авылда шагыйрь, дин эшлеклесе Хаҗи Хафизның кабер ташы табыла (XVII йөз), кабер ташы язмасы авторы – Килмөхәммәт ибне Ишман.

Шулай ук авыл янында кылыч табыла (Хельсинкида Финляндия милли музеенда саклана), кылычта борынгы төрки рун язмасы бар.

Авылда археология истәлекләре ачыклана – Бырыс Тамагы каберлеге (Азелино культурасы), Имәнкискә комплексы:

  • I Имәнкискә шәһәрлеге һәм туктаулыгы (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы, Азелино, Имәнкискә культуралары, гомумболгар истәлеге),
  • II Имәнкискә шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы);
  • I Имәнкискә авыллыгы (Имәнкискә культурасы),
  • II Имәнкискә авыллыгы (монголларгача һәм Алтын Урда чоры Болгар истәлеге);
  • I, II, III, IV, V, VI Имәнкискә туктаулыклары (Казан яны культурасы);
  • Имәнкискә каберлеге (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • II Имәнкискә каберлеге (Азелино культурасы);
  • I Имәнкискә табылдыгы (Имәнкискә культурасы),
  • Имәнкискә табылдыклары һәм хәзинәсе (бронза дәвере, монголларгача чор Болгар истәлеге).

Бу чорның археология культурасы (IV–VII йөзләр) комплексның бер истәлеге буенча (I Имәнкискә шәһәрлеге) атала.

Күренекле кешеләре

М.М.Арсланов (1944 елда туган) – математик, физика‑математика фәннәре докторы (1988), ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, профессор;

М.Г.Габдуллин (1972 елда туган) – ТРның атказанган артисты;

Я.Ш.Шәрәпов (1920 елда туган) – тарих фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 398,
1897 елда – 759,
1908 елда – 925,
1920 елда – 943,
1926 елда – 1019,
1938 елда – 1036,
1949 елда – 844,
1958 елда – 702,
1970 елда – 761,
1979 елда – 715,
1989 елда – 644,
2002 елда – 680,
2010 елда – 587,
2017 елда – 627 кеше (татарлар).