Чырпы авылында крәстиян В.М.Мореф йорты. 1912–1913 еллар

Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский буларак билгеле. XVI–XVII йөз Писцовый кенәгәләрендә (тарихи чыганакларда – Чирпа) Казан ханлыгы авылы буларак телгщ алына.

Руслар (Лаешның йомышлы әсирләре) XVI йөзнең икенче яртысында килеп урнаша.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1565–1568 елларда С.Н.Васютинның алпавыт биләмәләре буларак билгеле. XVII–XIX йөзләрдә авыл дворян Змеевлар нәселе, М.В., Н.Л. һәм П.Л.Толстойлар һәм Е.И.Завалишиннар карамагында була. Утарның бер өлеше Урал завод хуҗасы П.А.Демидов (1770 елда аңарда 50 ир-ат исәпләнә) милкендә була, 1772 елда ул үзенең өлешен Екатерина II камердинеры А.И.Сахаровка сата. Сахаровлар утары туры линия буенча XX йөзгә кадәр күчеп килә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә итү, Кама болыннарында аштамыр әзерләү тарала.

1850 елда анда поташ заводы эшли. 1747 елда авылда алпавыт, Ставрополь крепосте коменданты А.И.Змеев (башка мәгълүматлар буенча. Урал завод хуҗалары Демидовлар) акчасына Смоленск-Богородица чиркәве төзелә (1899 елда өлешчә үзгәртеп корыла; элекке барокко стилендә дини архитектура истәлеге). Чиркәү коймасы буенда (1930 елларда юкка чыгарыла) рухани Г.Бенедиктов, генерал-майор И.И.Завалишин (А.В.Суворовның көрәштәше, билгеле декабристлар Д. Һәм И. Завалишиннарның әтисе) һәм аның хатыны Н.Л.Толстая җирләнгән. 1872 елда авылда рухани Г.Бенедиктов башлангычы белән, алпавыт П.Толстой акчасына земство мәктәбе ачыла, аннары өч сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе төзелә.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; чиркәү, земство мәктәбе (бер сыйныфлы училище итеп үзгәртелә), халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, 3 тегермән, ярма яргыч, тимерче алачыгы, 12 юлаучылар йорты, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2271,74 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Чырпы авыл җирлеге үзәге.

1953–1954 елларда – авылга Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган Богородский, Мысовский, Сергеевский авыллары, 1979–1983 елларда Рагозино һәм Никольский авыллары халкы күчерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный Победитель” колхозы оештырыла, соңрак “Память Кирова”колхозы итеп үзгәртелә. 1952 елда авыл “Маяк” колхозы составына керә. 1994 елда авыл “Кама” ярдәмче хуҗалыгына, “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә (ябыла) аерылып чыга.

Авыл территориясендә Чырпы Юл-ремонт төзелеш идарәсенең “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең шәһәр яны филиалы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла XX йөз уртасында – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта, 1974 елда – сигезьеллык, 2000 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2011 елда (башка мәгълүматлар буенча, 2015 елда) Урта Девятово авылы мәктәбе белән берләштерелә.

Авылда клуб, китапханә (1954 елдан, хәзер элекке мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Чирпышечки” фольклор ансамбле (2005 елдан) эшли.

2016 елда авыл кешесе П.П.Воробьев акчасына апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә кәшәнә төзелә.

Авыл территориясендә бай крәстиян-сәүдәгәр В.П.Марев йорты сакланган (классицистик юнәлештә эклектика стилендә 1912–1913 еллар торак архитектурасы истәлеге; анда мәктәпнең бер өлеше урнаша).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Чырпы авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Чырпы табылдыгы (неолит-бронза дәвере) ачыклана.

Авыл янында Бырыс елгасының уң кушылдыгы (Кама елгасы бассейны) Кырпы елгасы тамагы урнашкан.

Күренекле кешеләре

М.А.Ивлев (1928–1987) – тракторчы, РСФСРның авыл хуҗалыгы социалистик ярыш отличнигы, Ленин, Кызыл Байрак орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 262 ир-ат;
1859 елда – 660,
1897 елда – 1026,
1908 елда – 1217,
1920 елда – 1485,
1926 елда – 1353,
1938 елда – 710,
1949 елда – 460,
1958 елда – 832,
1970 елда – 581,
1979 елда – 419,
1989 елда – 362,
2002 елда – 376,
2010 елда – 309,
2017 елда – 324 кеше (руслар – 76%, татарлар – 15%, башка милләтләр – 9%).