Биографиясе

1928 елның 22 феврале, Украина ССР, Котовск районының Деконщина авылы — 2016 елның 14 августы, Казан.

Ленинград авыл хуҗалыгыын механикалаштыру һәм электрлаштыру институтын тәмамлаганнан соң (1952), Чистай районында эшли: МТСта баш инженер, ремонт-техник станция директоры, «Райсельхозтехника» берләшмәсендә идарәче (1957 елдан).

1964–1985 елларда «Татсельхозтехника» ҖБ рәисе.

1985 елдан ТАССР МС рәисенең беренче урынбасары, бер үк вакытта, 1990 нан Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары, рәисе. Бер үк вакытта, 1990–1993 елларда, ТССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тышкы багланышлар бүлеге башлыгы.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә, җирле чимал материалларын кулланып ачы туфракка известь кертү буенча чаралар оештыруга, 2 млн т известь чыгаруны тәэмин итүгә, сугару системаларын төзүгә (елына 30 мең га), «Татария» сугару комплексын эшләүне үзләштерүгә һәм «Татария» төзелеш модулен булдыруга зур өлеш кертә.

1966–1990 елларда ТАССР, 1990–1991 елларда ТССР, 1992–1995 елларда ТР ЮСлары депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Орошаемые сенокосы и пастбища Татарии. К., 1979 (автордаш).