- РУС
- ТАТ
Контр-адмирал (1941 ел)
1895 елның 20 сентябре, хәзер Калуга өлкәсенең Жуковский районы Зур Росляковка авылы – 1963 елның 1 июне, Яшел Үзән шәһәре.
М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби-диңгез училищесен тәмамлый (Мәскәү, 1929 ел).
1915 елда хезмәтен Балтыйк флотында «Слава» линкорында рулевой булып башлый.
Октябрь революциясе чорында Гардемарин класслары казармасын, Таврия сарае сакчыларын, Нева елгасы аша салынган күперне алуда, Гатчина янындагы һәм Царское Село (хәзер Пушкин шәһәре) районындагы сугышларда катнаша.
Гражданнар сугышында катнаша, Байкал күле янындагы Себер хәрби флотилиясе отряды башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт итә. Көнчыгыш фронтның элемтә хезмәте башлыгы (1920 ел).
1921 елдан монитор командиры, аннары дивизион һәм мониторлар бригадасы командиры һәм комиссары, 1938 елның маеннан Амур флотилиясе командующие урынбасары.
1940 елдан Пинск, 1942 елның февраленнән Идел буе хәрби флотилиясе командующие, 1943 елның июленнән Хәрби-диңгез флоты корабльләре отряды белән командалык итә, 1944–1946 елларда Днепр флотилиясендә Киев хәрби-диңгез базасы командиры.
Бөек Ватан сугышында Д.Д.Рогачёв җитәкчелегендәге Идел буе флотилиясе Сталинград оборонасында мөһим роль уйный.
Сугыштан соң өйрәнү отрядында, аннары отрядта һәм корабльләр төзү бригадасында командир вазифасында була.
1956 елдан запаста.
Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.