Биографиясе

1896 елның 4 сентябре, Сембер шәһәре – 1990 ел, Казан.

Сембер гимназиясен (1917), Тышкы сәүдә академиясен (1933, Мәскәү) тәмамлый.

1918 елдан РКП(б) әгъзасы, РКП(б)ның Сембер губкомында мөселманнар секциясен оештыруда катнаша. Губерна башкарма комитетында милләтләр бүлеге секретаре һәм мөдир урынбасары. 1919 елда Икенче аерым Идел буе татар укчылары бригадасында сәяси бүлек башлыгы, РКП(б)ның Казан губкомында мөселманнар секциясе бюросы секретаре, Сембер хәрби-революцион трибуналында рәис урынбасары.

ТАССРны оештыру комиссиясе әгъзасы (1919, ноябрь).

1920–1921 елларда Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы секретаре, Лазарев исемендәге Көнчыгыш телләре институты комиссары (Мәскәү).

1921–1923 елларда Төркиядә дипломатик эштә. 1923–1931 елларда Азәрбайҗан, Казакъстан, Грузия республикаларында партия эшендә.

1931 елдан СССР Министрлар Советы каршындагы Главлит оешмасының Җиңел сәнәгать үзәк нәшриятындагы вәкиле, 1933 елдан шул нәшриятның директор урынбасары.

1938 елдан СССР Фәннәр Академиясе нәшрияты мөхәррире, Тышкы сәүдә халык комиссариатының Көнчыгыш идарәсе өлкән консультанты, «Международная книга» сәүдә конторасы (Мәскәү) директоры урынбасары.

1942–1946 елларда Алма-Атада партия эшендә.

1946–1948 елларда Грузия ССРның Сәүдә министрлыгы эксперты.

Әдәбият

Сайдашева М. Абдрахманов К.А.// Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.