РКП(б)ның Казакъстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның гыйнварыннан Оренбургта, 1925 елда Кызыл-Урда (Казакъстан) шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 74 саны басыла.

1924 елның 30 июленә кадәр «Юл» исеме белән чыга.

1924 елның 6 августыннан «Сабан» дип атала башлый.

Мөхәррире — З.Шәркый.

Казакъстан авылларында яшәүче татар-башкортларга адреслана.

Авторлары арасында — З.Гыймадетдинов, С.Гомәрова, Х.Дәүләтшин, З.Ильский, А.Кушай, Х.Морат, Ф.Мөсәгыйтов, Г.Мөхәммәтшин, М.Рәфыйков, Х.Рәхмәти, М.Сәйфуллин һ.б.

Төп рубрикалары: «Советлар илендә», «Партия тормышыннан», «Авылларда», «Эшчеләр тормышыннан», «Театр һәм әдәбият», «Чит илдә».

Юнәлеше

Авыл хуҗалыгы алдынгыларының фотосурәтләре һәм кыскача биографияләре басыла.

Газета пионер һәм комсомол оешмалары эше белән таныштыра; ачлар һәм ятим балалар хакына акча җыюда катнашырга чакыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.