- РУС
- ТАТ
нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1966 ел)
1930 елның 1 июне, БАССРның Фёдоровка районы Гавриловка авылы – 1982 елның 20 мае, Әлмәт шәһәре.
Ишембай нефть техникумын тәмамлаганнан соң (1950 ел), ТАССР нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли.
1962–1972, 1974–1982 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә мастер. 1972–1974 елларда Мангышлак бораулау эшләре идарәсендә бораулау җайланмасы башлыгы.
Н.Г.Драцкий бригадасы беренчеләрдән булып кечерәйтелгән диаметрдагы борау белән бораулауга күчә. Герой исеме бораулау эшләрен оештыруда һәм технологияләрне камилләштерүдәге уңышлары, нефть скважиналарын бораулауда ирешелгән югары күрсәткечләре өчен бирелә.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т. 2;
Миролюбова И.М. Драцкий Николай Григорьевич // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;
Ларичева Э.И. Дороже золота. Казань, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.