Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVI йөз ахырыннан – рус авылы.

1632 елда дворян А.Брутков васыяте буенча Казан Спас-Преображенье монастырена бирелә. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик разрядка, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Параскева Пятница чиркәве (1895 елда төзелә, сакланмаган), чиркәү-приход мәктәбе, уку йорты, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1523,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда 25 меңчеләр исемендәге колхоз (беренче рәисе – Ларин) оештырыла, 1934 елда – Куйбышев исемендәге колхоз, 1957 елда – “Курманаковский” терлек симертү совхозы, 1959 елда “Лаеш” совхозы итеп үзгәртелә.

1971 елда – “Казан” терлек симертү совхозына (үзәк утары Комлы Кавал авылында), 1978 елда “Каип” совхозына (үзәк утары Каип авылында) берләштерелә.

1988 елда мөстәкыйль “Бимә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгына аерылып чыга.

Авыл үсешенә 1959–1969 елларда “Лаеш” совхозы директоры булган Ф.Е.Егоров зур өлеш кертә, ул эшләгән елларда балалар бакчасы, пекарня, ашханә, җәмәгать мунчасы, кибет, механикалаштырылган терлек азыгы цехы булган терлекчелек биналары, механика остаханәләре төзелә.

Хәзер “Бимә карьеры” предприятиесе бар (вакташ чыгарыла).

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда китапханә (1934 елдан, уку йорты буларак ачыла, 1959 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Изге Параскева Пятница чиркәве (2002 елдан) бар.

Төзекләндерелгән Параскева Пятница чишмәсе бар, изге чишмә санала.

Халык саны

1646 елда – 58,
1763 елда – 60,
1782 елда – 95 ир-ат;
1859 елда – 450,
1897 елда – 659,
1908 елда – 661,
1920 елда – 741,
1926 елда – 725,
1938 елда – 336,
1949 елда – 200,
1958 елда – 281,
1970 елда – 449,
1979 елда – 339,
1989 елда – 238,
2002 елда – 188,
2010 елда – 146,
2017 елда –188 кеше (руслар – 78%).