Тарихы

XVI йөздә Иске Юмья авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Элеш Баш исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү һәм киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1898 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (катнаш вотяк мәктәбе, бер сыйныфлы, вакытлыча алынган бинада урнаша), 1912 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә (мәктәпнең попечителе Кукмара фабриканты Е.П.Войдинов була).

XX йөз башында ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 541,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Горд-Кужым” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз (Иске Юмья авылы), 1960 елдан – “Искра” колхозы (Иске Юмья авылы, 1962 елдан – “Заря” колхозы (Иске Юмья авылы, 1966 елдан үзәк утары Оштырма-Юмья авылында) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (аның каршында 2004 елдан “Ромашки” балалар хореография коллективы эшли) бар.

Күренекле кешеләре

В.К.Кельмаков (1942 елда туган) – профессор, филология фәннәре докторы, әйдәп баручы угро-фин телләре белгече, Удмурт АССРның атказанган фән эшлеклесе;

Д.Ф.Николаева (1894–1979) –РСФСРның атказанган укытучысы;

Д.И.Прокопьев (1930–1986) – фтизиатр, медицина фәннәре кандидаты;

М.П.Прокопьев (1889–1969) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Удмурт АССРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1744 елда – 13,
1782 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 202,
1897 елда – 299,
1908 елда – 336,
1920 елда – 387,
1926 елда – 381,
1938 елда – 415,
1949 елда – 336,
1958 елда – 275,
1970 елда – 309,
1979 елда – 278,
1989 елда – 239,
2002 елда – 255,
2010 елда – 230,
2017 елда – 228 кеше (удмуртлар).