Тарихы

XVII йөз ахырында Шөн авылыннан (хәзер Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба, тәгәрмәч ясау һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Казан Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1868 елдан, мәктәпнең попечителе Кукмара фабриканты С.В.Комаров була), 3 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1810,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Важашур авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Горд-Чокись” колхозы оештырыла, 1934 елдан – Чапаев исемендәге колхоз (Югары Шөн авылы), 1962 елдан – “Гигант” колхозы (Пүчинкә-Сутер авылы, 1966 елдан үзәк утары Важашур авылында) (1993 елдан – “Гигант” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Кукмара азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1910–2015 елларда башлангыч мәктәп эшли (яңа бина 1997 елда төзелә).

Авылда клуб (1969 елдан, 2003 елдан яңа бинада), гыйбадәтханә (2010 елдан, 1957 елда төзелгән фельдшер-акушерлык пунктының элекке бинасында) бар.

Клуб каршында “Тюрагай” һәм “Ручеёк” хореография коллективлары (икесе дә – 1998 елдан).

Халык саны

1748 елда – 42,
1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 574,
1897 елда – 724,
1908 елда – 696,
1920 елда – 730,
1926 елда – 798,
1949 елда – 608,
1958 елда – 626,
1970 елда – 795,
1979 елда – 614,
1989 елда – 359,
2002 елда – 368,
2010 елда – 293,
2017 елда – 255 кеше (удмуртлар).