- РУС
- ТАТ
Быжа. Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 18 км көньяк-көнчыгыштарак, Оча елгасының югары агымы буенда урнашкан
XVII йөз ахырында нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1886 елда ачыла, 1909 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә), су тегермәне, 2 тимерче алачыгы, вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 836,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Важашур авыл җирлеге составында.
1931 елда авылда “Горд-Бжо” колхозы оештырыла, 1935 елдан – Киров исемендәге колхоз (Важашур авылы), 1962 елдан – “Гигант” колхозы (Пүчинкә-Сутер авылы, 1966 елдан үзәк утары Важашур авылында) (1993 елдан – “Гигант” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Кукмара азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы кырчылык, нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә.
Авылда китапханә (1926 елдан, уку өе буларак оештырыла) бар.
1782 елда – 10 ир-ат;
1859 елда – 225,
1897 елда – 363,
1908 елда – 420,
1920 елда – 413,
1926 елда – 417,
1938 елда – 312,
1958 елда – 339,
1970 елда – 296,
1979 елда – 255,
1989 елда – 185 (1989 елда халык санын исәпкә алу буенча, удмуртлар – 63%, татарлар – 36%),
2002 елда – 146,
2010 елда – 117,
2017 елда – 114 кеше (удмуртлар – 62%, татарлар – 38%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.