- РУС
- ТАТ
амариллис (Hippeastrum), амариллисчалар семьялыгыннан суганчалы күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
75 ләп төре билгеле.
Чыгышы – Көньяк Америка субтропиклары һәм тропиклары.
Татарстан Республикасында декоратив бүлмә гөле буларак үстерелә.
Аеруча киң таралган төрләре: буй-буй гиппеаструм (H. vittatum), Эванс Г. (H. evansicae), сарай гиппеаструм (H. aulicum), челтәрсыман гиппеаструм (H. reticulatum).
Яфраклары куе яшел төстә, кыяклы, каешсыман, тыгыз, аскы ягы кильсыман булып тора.
Чәчәкләре эре, бүрәнкәсыман яки кыңгыраусыман, төрле төстә (тонык алсу төстән алып куе кызылга кадәр), хуш исле, кайвакыт чуар, нечкә сызыклары һәм кечкенә тимгелләре була (1 м га кадәр) яфраксыз озын чәчәк сапларында икешәр-алтышарлап чатырга җыелган.
Җимеше – җиңел ачыла торган коры тартмачык, орлыклары җиңел, тыгыз.
Кечкенә суганча һәм орлыктан (селекция эшләре уздырганда) үрчетелә.
Чәчәк атуын 2-3 ел көтәргә кирәк.
Срокларны җайга салганда, гиппеаструмны 15–20 ел дәвамында ел әйләнәсе чәчәк аттырырга мөмкин.
Суганчасы яхшы үскән гиппеаструм елына ике мәртәбә чәчәк ата.
Яктылык яратучан үсемлек.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.