Биографиясе

1897 елның 4 сентябре, Вятка губернасы, Слободской өязе Заозёрное авылы — 1972 ел, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1923), шунда ук, ортодонтология клиникасында калдырыла, 1930 елдан Казан медицина институтының ортодонтология кафедрасы мөдире.

1933–1939, 1953–1963 елларда Казан ГИДУВында (1934–1939 елларда дәвалау һәм балалар стоматологиясе кафедрасы мөдире).

Бер үк вакытта, 1936–1950 елларда Казан стоматология институтында (1936–1938 елларда директор, 1939–1950 елларда хирургик стоматология кафедрасы мөдире). 1950–1953 елларда Казан Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтының казналык-бит хирургиясе клиникасы мөдире, бер үк вакытта ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш стоматологы (1946–1955).

Хезмәтләре казналык-бит имгәнү-җәрәхәтләнүләрен хирургик юл белән дәвалауга карый.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Огнестрельные комбинированные ранения лица-носа, придаточных пазух и жевательного аппарата, К., 1945 (автордаш); 

К вопросу о хирургической профилактике злокачественных новообразований жевательного аппарата. К., 1951.

Әдәбият

Памяти Ивана Михайловича Утробина // Стоматология. 1973. № 5.