Биографиясе

1926 елның 16 августы, Буа районы Күзби авылы — 2008 елның 20 июне, Казан; туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1957).

1949 елдан Буа районы мәктәпләрендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.

1960 елдан Казан университетында, 1989–1994 елларда татар теле кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1996 елдан, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар әдәби теле стилистикасына, сөйләм культурасына, текстологиягә һәм мәктәптә матур әдәбият телен өйрәнү методикасына карый. «Татар әдәби теле тарихы» (1993) монографиясендә беренче тапкыр татар әдәби теленең үсеш тарихын һәм андагы мөһим күренешләрне яктырта, татар һәм башка төрки телләрнең үзара генетик бәйләнешен ачыклый.

VI–IX йөзләрдәге борынгы төрки рун язуы истәлекләренә багышланган «Тел — тарих көзгесе» (2003) хезмәтендә, тел белемендә беренчеләрдән булып, аларның фонетика, грамматика һәм лексикасына чагыштырма-тарихи лингвистик анализ ясый. «Татар әдәби теле диахрон һәм синхрон аспектларда» («Татарский литературный язык в диахроническом и синхроническом аспектах») хезмәтләр циклында татар әдәби теле тарихын чорларга бүлү мәсьәләләрен карый, аның традицияләрен яктырта, сөйләм һәм язма формаларын тасвирлый (ТР Дәүләт бүләге, 2006).

Югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре авторы. Хаков Татарстан радиосында «Тел күрке — сүз» тапшыруын оештыра һәм даими рәвештә катнаша (30 ел дәвамында). 2009 елдан алып, Казан университеты каршында ел саен «Хаков укулары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Бүләкләре

Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, ТРның Мактаулы грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татар стилистикасына кереш. К., 1963; 

Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше. К., 1972; 

Стилистика һәм сүз сәнгате. К., 1979; 

Хәзерге татар әдәби теле: Стилистика. К., 1999.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Тел сагында тора солдат // Казан утлары. 2006. № 8; 

Хаков укулары-2011: Хаков истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары. К., 2011; 

Казанская лингвистическая школа. К., 2008.