- РУС
- ТАТ
балет артисткасы, педагог, РСФСРның халык артисты (1969)
1928 елның 28 декабре, хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Сыйрышбаш авылы – 2006 елның 11 октябре, Воронеж шәһәре.
А.Я.Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесен тәмамлый (1949).
1949–1961 елларда Башкортстан, 1961–1975 елларда Воронеж опера һәм балет театрлары солисткасы.
1976–1979 елларда Воронеж хореография училищесе сәнгать җитәкчесе, 1979–1986 елларда баш балетмейстер, 1991 елда Воронеж опера һәм балет театрында балет сәнгате җитәкчесе.
Төп хореографик партияләре: Жизель (шул исемдәге, А.Адан), Эсмеральда (шул исемдәге, У.Пуни), Одетта-Одиллия, Аврора («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Китри («Дон Кихот», Л.Минкус), Лауренсия (шул исемдәге, А.Крейн), Зарема («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Джульетта («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Сари («Яшен юлыннан», К.Кара-Караев) һ.б.
Вәлитованың иҗади йөзе – хәзерге заман һәм классик балет репертуарларындагы төрле пландагы хореографик партияләрне сәхнәдә тәэсирле чагылдыруы һәм профессор осталыгы белән аерылып тора.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Валитова Набиля Гаптельхаметовна // Башкортостан: Краткая энциклопедия. Уфа, 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.