Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. 1940 елга кадәр торак пункт Новая Вонь (Булили, Бүл иле) исеме белән атала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (берсе 1937 елда янып юкка чыга, икенчесенең манарасы 1957 елда киселә, 1960 елда ябыла), 2 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете, “Тун-бүрек” артеле эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1561,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Яңил авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан – М.Вахитов исемендәге колхоз (үзәк утары Яңил авылында), 1963 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1992 елдан – Вахитов исемендәге крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан – Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (үзәк утары) составында.

1932–1957 елларда авылда “Тун-бүрек” артеле эшли (беренче җитәкчесе – М.Николаев), анда җитештерү цехы, склад биналары, тулай торак, ашханә, өч торак йорт була (150 эшче исәпләнә, хром пальтолар, толыплар, туннар, сырмалар, башлыклар, мамык юрганнар, фуфайкалар һәм перчаткалар җитештерелә). Сугыш елларында фронт өчен бер сменада 100дән артык толып тегәләр. 1957 елда станокларны, чимал һәм әзер продукцияне Кукмара шәһәрендәге “Ил” артеленә (хәзер Кукмара мех фабрикасы) күчерәләр.

Халкы күбесенчә Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында һәм май зводында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1920 елдан, 1932 һәм 1990 елларда яңа биналар төзелә, 2017 елдан балалар бакчасы бинасында), балалар бакчасы (2017 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1958 елда, 2013 елдан яңа бинада), китапханә (1973 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан, 2016 елдан яңа бинада), “Батыр” спорт комплексы (2013 елдан), күп функцияле спорт мәйданчыгы (2014 елдан) бар. 2019 елда ял паркы ачыла.

Мәдәният йорты каршында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырылу һәм үсеше тарихын чагылдырган музей (2019 елдан, оештыручысы – Н.Ф.Нәбиева); “Наза” фольклор ансамбле (2013 елдан) эшли.

1941 елның декабреннән 1942 елның мартына кадәр 147 нче укчылар дивизиясенең 600 нче укчылар полкы урнаша. 2014 елда авылда һәлак булган сугышчыларга мемориал ачыла.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Көтүче Хафиз чишмәсе” “Вәли чишмәсе”, “Камали чишмәсе”, “Ерак чишмә”, “Миңлекәй чишмәсе”, “Гали чишмәсе”, “Югары оч чишмәсе”, “Түбән оч чишмәсе”, “Тау асты чишмәсе”, “Авыл башы чишмәсе”, “Миңлегөл чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Н.Ф.Хөсәенов (1959 елда туган) – Вахитов исемендәге колхоз рәисе (1991 елдан), ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Дуслык, “ТР алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 141 ир-ат;
1859 елда – 854,
1897 елда – 1215,
1908 елда – 1380,
1926 елда – 1442,
1949 елда – 1044,
1958 елда – 998,
1970 елда – 642,
1979 елда – 797,
1989 елда – 768,
2002 елда – 815,
2010 елда – 811,
2017 елда – 869 кеше (татарлар).