Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм (фаразланганча, XVI йөздә нигез салына). Революциягә кадәрге чыганакларда Урнуш буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тукучылык, токарь һәм агач эше кәсепчелеге, ияр такталары җитештерү, чабата үрү тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, земство мәктәбе, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 904,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Өркеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Үзәк” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. 1937 елда “Үзәк” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1984 елдан – “Өркеш” совхозы (Өркеш авылы) (1993 елдан “Өркеш” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Өркеш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), хәзер – “Сөт иле – Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–1950 елларда һәм 2004 елдан авылда башлангыч мәктәп эшли (хәзер А.Х.Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктәбе филиалы).

Шулай ук клуб (1958 елдан), балалар бакчасы (1987 елдан), “Нур” мәчете (2016 елдан), “Фәниябикә” мәдрәсәсе (2001 елдан) бар.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Җәббар бабай чишмәсе” (Арбаш елгасы яры буендагы калкулык итәгендә) һәм “Изгеләр чишмәсе”.

Авыл зиратында XVI йөзгә нисбәтле кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Г.М.Мәүлин (1934–1996) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, РСФСР һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 34 ир-ат;
1859 елда – 487,
1897 елда – 768,
1908 елда – 916,
1920 елда – 813,
1926 елда – 889,
1949 елда – 465,
1958 елда – 364,
1970 елда – 496,
1979 елда – 310,
1989 елда – 230,
2002 елда – 245,
2010 елда – 246,
2017 елда – 242 кеше (татарлар).