- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 28 км көнбатыштарак, Балтач – Кукмара автомобиль юлында, Инеш елгасы (Бөре елгасының уң кушылдыгы) буенда урнашкан
1678 елдан Пустошь Тарловка буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Тарлова, Торлова исемнәре белән телгә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук илтер җитештерү тарала.
1743 һәм 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм илтер җитештерү заводы була.
XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 620,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Ядегәр авыл җирлеге составында.
1930 елда “Яңа Тарлау” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Киров исемендәге колхоз (Ядегәр авылы), 1963 елдан – “Восток” колхозы (Ядегәр авылы), 1994 елдан – “Восток” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан – “Восток” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы артеле, 2007 елдан – “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда клуб, мәчет (1998 елдан) эшли. Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.
1782 елда – 133 ир-ат;
1859 елда – 205,
1897 елда – 303,
1908 елда – 325,
1920 елда – 343,
1926 елда – 361,
1938 елда – 351,
1949 елда – 312,
1958 елда – 172,
1970 елда – 139,
1979 елда – 148,
1989 елда – 151,
2002 елда – 153,
2010 елда – 148,
2017 елда – 161 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.