Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Элеш буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сарык тиресе эшкәртү, столяр һәм токарь эше, йон тетү кәсепчелеге тарала.

XVIII йөздә Туеш бакыр заводы ачылу сәбәпле авыл тирәсендә бакыр чыгарыла (бакыр чыгару эзләре сакланган).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; земство мәктәбе (1885 елда ачыла, попечителе Кукмара фабриканты Н.В.Комаров була), җил һәм су тегермәннәре, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1650,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1861–1920 елларда авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Заря” колхозы оештырыла, 1931 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз (Иске Юмья авылы), 1957 елдан – “Искра” колхозы (Иске Юмья авылы), 1962 елдан – “Заря” колхозы (Иске Юмья авылы, 1966 елдан үзәк утары Оштырма-Юмья авылында) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-феремер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (башта 1910 елда төзелгән элекке волость идарәсе бинасында урнаша, 1988 елда яңа бина төзелә).

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1969 елдан, 1977 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1974 елдан), китапханә (1978 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Радуга” хореография коллективы (1992 елдан), “Ялыке” балалар фольклор коллективы (1997 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

1942 елда авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 210 нчы укчылар полкы урнаша.

Күренекле кешеләре

К.А.Александров (1932–1980) – генерал-майор;

И.В.Васильев (1858–1927) – удмурт мәгърифәтчесе, рухани, миссионер, галим-фольклорчы, этнограф;

С.А.Егоров (1935–2010) – биолог, селекционер, биология фәннәре кандидаты;

А.Н.Фадеева (1956 елда туган) – биолог, селекционер, биология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 168 ир-ат;
1859 елда – 655,
1897 елда – 754,
1908 елда – 811,
1920 елда – 944,
1926 елда – 882,
1938 елда – 581,
1949 елда – 745,
1958 елда – 711,
1970 елда – 909,
1979 елда – 767,
1989 елда – 675,
2002 елда – 684,
2010 елда – 646,
2017 елда – 631 кеше (удмуртлар).