Биографиясе

1905 елның 15 августы, хәзер Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Яңа Якуп авылы — 1970 елның 4 феврале, шунда ук.

1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә, маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 597 нче артиллерия полкының (3 нче Белоруссия фронты составындагы 5 нче армиянең 159 нчы укчы дивизиясе) туп командиры.

1944 елның 7–16 августында Рудзе һәм Бойтеле авыллары янында (Литва ССРның Шакяй районы) барган сугышларда батырлык күрсәтә. 3 немец танкын сафтан чыгара, 15 ут ноктасын бастыра, дошманның күп санлы солдатын юк итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), туган авылында яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин