Эчтәлек

Биографиясе

1934 ел, Уфа шәһәре — 2017 елның 7 марты, шунда ук.

Мәскәү консерваториясен (1957), Гнесиннар исемендәге Музыка-педагогика институтын (Мәскәү, 1966) тәмамлый.

1958 елдан Башкорт республика мәдәни-агарту училищесында укыта (Эстәрлетамак шәһәре), 1960–2004 елларда Башкорт филармониясендә концерт­мейстер, бер үк вакытта, 1991 елдан, Уфа сәнгать академиясендә укыта, профессиональ Бөтенсоюз, бөтенроссия, халыкара опера-камера җырларын башкаручы вокалистлар конкурслары дипломанты (концертмейстер буларак).

Репертуарын чит ил, рус, башкорт композиторларының әсәрләре тәшкил итә. Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.