Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Салтык Сарыклы Елга, Татар Шонбашы исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп эшли (1898 елдан, мулла йортында урнаша, беренче укытучылары – М.Хәсәнов, М.Исмәгыйлева).

Авыл җәмәгатенең имана җире 587,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Кәркәүч авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Тукай исемендәге колхоз (1950 елдан үзәк утары Кәркәүч авылында) оештырыла, 1962 елдан – “Ударник” колхозы (Кәркәүч авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (2003 елдан – “Тукай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда бина төзелә), хәзер Кәркәүч авылындагы Ф.Ә.Әхмәтов исемендәге мәктәп филиалы.

Авылда шулай ук клуб (1975 елдан), мәчет (2007 елдан) бар.

2001–2010 елларда ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Ф.Ә.Әхмәтов музее эшли (ябыла, экспонатлары Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музеена тапшырыла).

Төзекләндерелгән “Нәфисә” чишмәсе бар.

Авыл зиратында XIX йөз – XX йөз башына караган гарәп графикасы белән язылган 9 кабер ташы ачыклана.

Күренекле кешеләре

Ф.Ә.Әхмәтов (1935–1998) – композитор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТРның халык артисты, РСФСРның М.И.Глинка исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1748 елда – 24,
1782 елда – 30 ир-ат;
1859 елда – 299,
1897 елда – 541,
1908 елда – 572,
1920 елда – 486,
1926 елда – 491,
1949 елда – 360,
1958 елда – 215,
1970 елда – 180,
1979 елда – 166,
1989 елда – 146,
2002 елда – 114,
2010 елда – 96,
2017 елда – 96 кеше (татарлар).