Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы вотяклар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм илтер эшкәртү кәсепчелеге тарала.

XVIII йөздә Туеш бакыр заводы ачылу сәбәпле авыл тирәсендә бакыр чыгарыла. Бакыр чыгару эзләре (“шепыр”) хәзергә кадәр сакланган.

1843 елда приход халкы акчасына агачтан Казан-Богородица чиркәве төзелә (1897 елда алтарь һәм төп чиркәү приход халкы акчасына дивар рәсем сәнгате белән бизәлә; 1928 елда ябыла, чаң манарасы сүтелә, бинасы үзгәртеп төзелә, клуб буларак файдаланыла; 2010 елда дин тотучыларга бирелә, бинасы ТРның тарихи, мәдәни истәлекләр реестрына кертелә).

1845 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – рухани И.Меньшиков), 1885 елда земство училищесе итеп үзгәртелә.

1897 елда кыз балалар өчен укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (якынча 20 кыз бала укый; укытучы – К.В.Сергеева). 1899 елда мәктәп попечительләр тарафыннан вакытлыча алынган фатирга урнаша.

XX йөз башында мәктәпнең попечителе Кукмара фабриканты Н.Родыгин була. Аның катнашында 1906–1908 елларда ике агач мәктәп бинасы төзелә (шуларның берсе сакланган). 1909 елда Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы ике сыйныфлы мәктәп итеп үзгәртелә.

XX йөз башында су тегермәне, ындыр табагы, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1043,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Далтон” колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Миронов), 1952 елдан – Калинин исемендәге колхоз (Оштырма- Юмья авылы), 1963 елдан – “Заря” колхозы (Иске Юмья авылы, 1966 елдан үзәк утары Оштырма-Юмья авылында) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

1932–1941 елларда – кошчылык фермасы, инкубатор, сугыштан соңгы елларда – яшелчә хуҗалыгы, 1945–1966 елларда – ветеринария участогы (1966 елда Каенсар авылына күчерелә), 1970 еллардан МТС (2007 елда ябыла) эшли.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1926 елда – җидееллык, 1931 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1934 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1944 елдан мәктәп җирлегендә балалар йорты оештырыла, анда Украина, Белоруссия һәм Балтик буеннан эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла (1946 елда Мәчкәрә авылына күчерелә).

Мәктәп каршында 1986 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – В.Н.Рамазанов) эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1989 елдан, 2018 елдан мәктәпкәчә төркем эшли), клуб (1928 елдан, революциягә кадәрге бинада урнаша), китапханә (1948 елдан, 1984 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан, 1960 елларда бала тудыру йорты эшли), спорт мәйданчыгы (2018 елдан) бар.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Нюрошур”, “Танасев”, “Бака чишмәсе”.

1942 елда авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 640 нчы укчылар полкы квартирларга урнаша.

Күренекле кешеләре

И.С.Михеев (1876–1937) – удмурт язучысы, драматург, педагог-мәгърифәтче, удмурт һәм рус телләре буенча дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы ( “Педагогические идеи удмуртского просветителя И.С.Михеева” дигән китап аның эшчәнлегенә багышланган);

М.П.Трофимова (1954 елда туган) – артист, Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1744 елда – 41,
1782 елда – 54 ир-ат;
1859 елда – 371,
1897 елда – 646,
1908 елда – 641,
1920 елда – 797,
1926 елда – 887,
1938 елда – 581,
1949 елда – 459,
1958 елда – 371,
1970 елда – 305,
1979 елда – 334,
1989 елда – 309,
2002 елда – 339,
2010 елда – 323,
2017 елда – 350 кеше (удмуртлар – 73%, татарлар – 23%).