- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Каргалы елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 26 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1649 елдан мәгълүм. XVII йөзнең икенче яртысында анда Алатырь морзалары Мөслим Урманчиевка (чыганакта – Муслим Урманчеев) һәм Мәмәш улы Өмрәк Исәналиевка (Умряк Исеналеев сын Мамешев) биләмәләр бирелә.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мич чыгару, балта эше, киез басу һәм йон тетү тарала.
Беренче мәхәллә 1831 елга кадәр оеша (аның белән шунда мәдрәсә нигезләгән атаклы фикер иясе һәм мәгърифәтче Г.Утыз Имәни эшчәнлеге бәйле; 1879 елда яңа мәчет төзелә), икенче мәчет – 1874 елда (1876 елда; Г.Сәетгаффаров (чыганакта – Г.Сеитягоферов) хисабына, беренче имам-хатибы – Н.Сәйфуллин), өченче мәчет 1913 елда (1915 елда) салына (1930 елларда мәчетләр ябыла, биналарында мәктәп, клуб, амбар урнаша).
XX йөз башында 2 мәктәп, су тегермәне, 6 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3200 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Исләй авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Таш билге» колхозы оештырыла. 1934 елда исеме Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1945 елда Тукай исемендәге колхоз бүленеп чыга, 1950 елда алар алдынгылыкка ирешкән Молотов исемендәге колхозга берләшәләр. 1958 елдан авыл – «Каргалы» (үзәк утары – Каргалы авылы), 1965 елдан –«Ромашкинский» (үзәк утары – Иске Роман авылы), 1977 елдан – «Степной» (үзәк утары – Иске Роман авылы) совхозларына керә. 1950–1980 елларда сыер, бозау, ат, сарык, дуңгыз, кошчылык фермалары төзелә, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары, умарталык булдырыла. 1989 елдан авылда – бүленеп чыккан «Исляйкинский» совхозы, 2001 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Исляйкинский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006–2016 елларда «Чистое поле» агросәнәгать компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе; крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Авыл һәм хуҗалык үсешенә җитәкчеләре И.А.Вильданов (1951–1968), Р.С.Сафиуллин (1989–2001), авылны төзекләндерүгә иганәчеләр Р.И.Булатов, Р.И.Вильданов зур өлеш кертә.
Авыл янындагы ком карьеры файдаланыла. Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда шәхси йортларда дүрт еллык башлангыч мәктәп (беренче укытучысы – Г.В.Булатов); 1928 елда аның каршында пионерлар отряды төзелә. 1936 елдан мәктәп мәчетләрнең берсенең авыл уртасына күчереп корылган бинасын били, 1939 елда – җидееллык (1959 елда яңа агач бина төзелә), 1975 елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә (яңа кирпеч бина төзелә), 2014–2017 елларда – башлангыч мәктәп–Чистай шәһәренең икенче гимназиясе филиалы. 1987–1993 елларда балалар бакчасы эшли.
Авылда мәдәният йорты (1956 елдан клуб мәчетләрнең берсенең бинасында урнаша), китапханә (1937 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – 1986 елгы бинада), мәчет (2001 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.
Авылдан 3 км көнбатыштарак «Ташбилге» зираты урнашкан, анда XIII–XIV йөзләргә караган 4 болгар кабер ташы сакланган.
Д.В.Булатов (1924–1982) – Дан орденының тулы кавалеры, старшина, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, 1947 елдан туган авылында механизатор булып эшли, шунда ук җирләнә;
С.Н.Шәрифуллин (1946 елда туган) – агросәнәгать комплексын механикалаштыру белгече, техник фәннәр докторы, профессор.
1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 865,
1897 елда – 1466,
1908 елда – 1440,
1920 елда – 1793,
1926 елда – 1262,
1938 елда – 1116,
1949 елда – 754,
1958 елда – 724,
1970 елда – 684,
1979 елда – 467,
1989 елда – 284,
2002 елда – 304,
2010 елда – 220,
2022 елда – 173 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.