Биографиясе

1894 елның 12 марты, Вятка губернасы, Уржум өязе Шишкино авылы – 1981 елның 1 октябре, Казан.

Казан сынлы сәнгать мәктәбендә укый (1914–1917, бүленеп).

1917–1927 елларда туган авылында сал агызучы булып эшли. 1927–1929 елларда Ленинград рәссамы М.М.Гужавин җитәкчелегендә яңадан нәкышь белән шөгыльләнә башлый. 1930–1935 елларда Казанда сал агызу тәҗрибә станциясендә эшли, сал агызу хезмәтен механикалаштыруны камилләштерү белән шөгыльләнә, уйлап табуга 27 авторлык таныклыгы ала.

Максимов К.Е. Гори кирмәненең бер почмагы. 1937

Фанера, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Максимов К.Е. Мари урманында көз. 1955

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1930 еллар уртасыннан нәкышь сәнгате өлкәсендә актив эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан районнарында йөри, миниатюр этюдлар циклын яза (100 гә якын әсәр), шулар нигезендә тыл хезмәтчәннәренә багышланган «Салларда» (1943), «Урман кисүчеләрнең төн куну урыны», «Орлык фондына ашлык тапшыру» (икесе дә – 1944) исемле зур картиналар иҗат итә.

1940 еллар уртасында рәссам соңрак үз иҗатында үзәк урынны алган пейзаж жанрына мөрәҗәгать итә. К.Максимовның зур мирасында Кавказ, Кырым, Украина, рус Төньягы пейзажлары да аз түгел, урта рус пейзажы темасы аңа аеруча якын. Ул картиналарында Татарстанның Идел-Кама киңлекләрен, Вятка урманнарын тасвирлый.

К.Максимов И.И.Шишкин нигез салган рус реалистик пейзажы традицияләрен дәвам итә, үстерә: «Кама» (1945), «Камага юл» (1953), «Арыш» (1953), «Урманлы офыклар» (1953), «Куйбышев диңгезе» (1957), «Ак мүк түшәлгән нарат урманы» (1965), «Вятка киңлекләре» (1969), «Чыршы урманында көн уртасы» (1973) һәм башкалар.

К.Максимов иҗатының күпчелеге камера-лирик һәм әкияти-романтик характерда: «Абага чәчәк аткан төн» (1946), «Аленушка», «Кащей патшалыгы» (икесе дә  – 1950 еллар), «Тыелган урман» (1959). «Урмандагы янгын», «Урман шаулаган якларда» (икесе дә – 1950 еллар), «Алабуга. 1918 елда кызыл партизаннарны аткан урын» (1967) пейзажларында тирән сагыш чагыла.

К.Максимов шулай ук табигатьне, күптөрле чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр дөньясын тасвирлаучы натюрморт жанрында да уңышлы эшли: «Урман чәчәкләре» (1945), «Чалма чәчәкләр һәм бәллүр» (1946), «Йөзем» (1956), «Шәфталулар» (1965), «Ак карлыган сабагы» (1969) һәм башкалар.

1970 елларда ул Идел пейзажларына кабат әйләнеп кайта («Куйбышев сусаклагычында», 1973; «Идел өстендә», 1976).

Максимов К.Е. Алтын туй чәчәкләре. 1970 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Максимов К.Е. Инеш. 1970 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

К.Максимов күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша: республика (1936 елдан); зона – Идел буе рәссамнарының өлкәара күргәзмәсе (Мәскәү, 1943–1945), 6 автономияле республика рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе (Мәскәү, 1947), 10 автономияле республика күргәзмәсе (Казан, 1950), «Зур Идел-IV» (Горький, 1974); бөтенроссия – А.И.Куинджи исем. җәмгыять әсәрләре күргәзмәсе (Ленинград, 1928, 1929), РСФСР край, автономияле республика һәм өлкәләре рәссамнарының республика күргәзмәсе (Мәскәү, 1949, 1950, 1951), РСФСР рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе (Мәскәү, 1952, 1953, 1954, 1955); бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1946).

Шәхси күргәзмәләре Малмыж (1927), Уржум, Ижевск (икесе дә – 1928), Казан (1940, 1946, 1952, 1953, 1954, 1957, 1959, 1960, 1961, 1962, 1964, 1965, 1968, 1969, 1972, 1974, 1976, 1979, 1981), Мәскәү (1959, 1961, 1965, 1974), Ялта (1964), Зеленодольск (1973), Чаллы (1981) шәһәрләрендә уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чаллы, Әлмәт сәнгать галереяларында саклана.

Максимов К.Е. Нарат урманы. Камага төшү юлы. 1953

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре

Не пожалею сил // Мы из Советской Татарии. Казань, 1960.

Әдәбият

Кондрат Евдокимович Максимов. Выставка произведений художника К.Е.Максимова: 60 лет со дня рождения, 25 лет творческой деятельности. Казань, 1954.

Кондрат Евдокимович Максимов // Искусство Советской Татарии. Народные художники: буклет. Казань, 1980.

Народный художник ТАССР Кондрат Евдокимович Максимов: 75 лет со дня рождения, 40 лет творческой деятельности: каталог выставки. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Голубцова Т.В. Кондрат Евдокимович Максимов. Казань, 2004.

Автор – М.Е.Ильина