Тарихы

XVIII йөз уртасына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Чәбия буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 712,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырты авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ярыш” колхозы оештырыла (1957 елдан үзәк утары Төркәш авылында), 1957 елдан – “Нырты” нәселле терлек үрчетү совхозы (Нырты совхозы поселогы) (1962 елдан “Нырты” совхозы), 1994 елдан – “Нырты” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Нырты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Дружба” агрофирмасы” “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле – Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1987 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2016 елга кадәр клуб эшли. Авылда гыйбадәтханә (2000 елдан) бар.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

М.Т.Гәрәев (1959 елда туган) – юрист, судья, юридик фәннәр кандидаты, ТРның атказанган юристы.

Халык саны

1782 елда – 26 ир-ат;
1859 елда – 323,
1897 елда – 426,
1908 елда – 488,
1920 елда – 460,
1926 елда – 454,
1949 елда – 304,
1958 елда – 246,
1970 елда – 274,
1979 елда – 220,
1989 елда – 121,
2002 елда – 86,
2010 елда – 65,
2017 елда – 55 кеше (татарлар).