- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 21 км төньяк-көнбатыштарак, Бөре елгасы буенда урнашкан
XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Халфино исеме белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1880 елларда авылда итек басу кәсепчелеге барлыкка килә, 1877 елда крәстиян С.Габделгафар тарафыннан киез аяк киеме җитештерү заводы ачыла. Анда бер сезонда сентябрьдән май беткәнче 7000 сумга 3000 пар киез аяк киеме җитештерелә. 20 кеше эшли. Әзер продукция Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга һәм Чистай ярминкәләрендә сатыла.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 445,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдәбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.
1930 елда “Ким” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Ленин исемендәге колхоз (Олыяз авылы), 1961 елдан – “Урал” колхозы (Олыяз авылы), 1993 елдан – “Урал” крәстиян хуҗалыгы берләшмәсе, 2002 елдан – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.
Халкы күбесенчә кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2018 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб, мәчет (2012 елдан), хоккей мәйданчыгы (2017 елдан) бар.
Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 5 кабер ташы табыла.
Ә.Х.Галимов (1905–?) – разведчик, полковник, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры (2018 елда аның туган йортында мемориаль такта куела);
И.Г.Гобәйдуллин (1939 елда туган) – терлекче, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1984).
1859 елда – 118,
1891 елда – 148,
1905 елда – 220,
1920 елда – 233,
1926 елда – 256,
1938 елда – 216,
1949 елда – 130,
1958 елда – 134,
1970 елда – 162,
1979 елда – 166,
1989 елда – 115,
2002 елда – 149,
2010 елда – 153,
2017 елда – 147 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.