Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кукмара районында. 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный цветок” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Рассвет колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2019 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлеге – педагог һәм мәгърифәтче М.П.Прокопьев туган һәм яшәгән бер катлы йорт урнашкан (XIX йөзнең икенче яртысында Нырья авылында төзелә, 1960 елларда яңа урынга күчерелә; сакланмаган).

Халык саны

1938 елда – 181,
1949 елда – 211,
1958 елда – 112,
1970 елда – 146,
1979 елда – 99,
1989 елда – 60,
2002 елда – 62,
2010 елда – 67,
2017 елда – 79 кеше (удмуртлар).