Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Оштырма-Камышлы исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тимерче алачыгы, 2 тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1269,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Бучирмә (Березняк) авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда “Яңалиф” колхозы оештырыла, 1951 елдан – “Үзәк” колхозы (Камышлы авылы), 1960 елдан –“Алга” колхозы (Березняк авылы) (1993 елдан “Алга” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Алга” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле - Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1917 елдан, 1970 елдан яңа бинада), клуб (1934 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан), мәчет (1994 елдан), спорт мәйданчыгы (2012 елдан) бар.

Клуб каршында “Нәфисә” балалар хореография коллективы (2001 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Фәридә” чишмәсе (2016 елдан) бар.

Авыл тирәсендә шулай ук Камышлы урманы (мәйданы 262 гектар) бар – РФнең Аеруча саклаулы табигать территорияләре реестрына кертү өчен перспективалы участок.

Иске зират урынында 1858 елга нисбәтле кабер ташы сакланган, зират территориясендә XX йөз башына караган гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

М.К.Авзалова (1950 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сөембикә” журналы мөхәррире, журналистларның “Бәллүр каләм” бүләге лауреаты (ике тапкыр);

Ш.Г.Башкиров (1894–1938) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР юстиция халык комиссары, ТАССР мәгариф халык комиссары (1934–1937 елларда).

Халык саны

1859 елда – 488,
1897 елда – 914,
1908 елда – 1010,
1920 елда – 911,
1926 елда – 782,
1938 елда – 563,
1949 елда – 405,
1958 елда – 361,
1970 елда – 417,
1979 елда – 360,
1989 елда – 308,
2002 елда – 286,
2010 елда – 293,
2017 елда – 305 кеше (татарлар).