- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 26 км көньяк-көнчыгыштарак, Кәркәүч елгасы буенда урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Берсут-Илга, Бурсук Илга исемнәре белән телгә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1890 елдан, мулла йортында урнаша, беренче укытучылар – З.Хөмәйдетдинов һәм З.Нигъмәтуллина), ярма яргыч эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 385,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кләүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Кәркәүч авыл җирлеге составында.
1934 елда авылда “1нче май” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Тукай исемендәге колхоз (Кәркәүч авылы), 1962 елдан – “Ударник” колхозы (Кәркәүч авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 1994 елдан – Тукай исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Тукай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Авылда мәчет (2005 елдан) эшли. Авыл читендә төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе” бар.
1748 елда – 18,
1782 елда – 26 ир-ат;
1859 елда – 209,
1897 елда – 390,
1908 елда – 439,
1920 елда – 375,
1926 елда – 394,
1949 елда – 266,
1958 елда – 257,
1970 елда – 238,
1979 елда – 204,
1989 елда – 160,
2002 елда – 146,
2010 елда – 136,
2017 елда – 122 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.