IX–XIII йөзләргә караган Скандинавия илләре язма һәм дастани чыганакларыннан мәгълүм (сагалар, географик һ.б. төр хезмәтләр).

Биармия җире затлы җәнлек тиреләре, күннәр, көмеш, мамонт һәм морж тешләре-мыеклары белән сәүдә итү урыны саналган. Скандинавия викингларының анда ауга һәм яуга баруы да әйтелә. Биармия халкы, башлыча, ау һәм балык тоту белән шөгыльләнгән.

Биармия җиренең төгәл урыны билгеле түгел. Кайбер галимнәр (С.К.Кузнецов, М.И.Фасмер, Т.Н.Джаксон) аны Ак диңгезнең көнбатыш яр буйларында, икенчеләре (Д.В.Бубрих, И.П.Шаскольский) Ладога күле белән Карелия тирәсендә урнашкан дип язалар; Кама елгасы буендагы (К.Вилкуна) яки Идел буе Болгары чикләренә якын җирдәге өлкә, диючеләр дә (Э.Квален, М.З.Зәкиев) бар. А.Тальгрен, А.И.Попов, Е.А.Мельникова, Г.В.Глазырина Биармия биләмәсен Двина һәм Ак диңгез буйларындагы җирләрнең бер өлкәсе белән тиңлиләр.

Биармия атамасының килеп чыгышына карата да төрле фикер йөри: Д.В.Бубрих, К.Вилкуна, В.В.Пименов аны фин сүзе «peramaa»дан («арткы җир», «чит өлкә»), башкалар фин телендәге permi сүзеннән (күчеп йөрүче карел сәүдәгәре) барлыкка килгән дип саныйлар.

Чыганаклар

Снорри Стурлусон. Круг земной. М., 1980.

Мельникова Е.А. Древнескандинавские географические сочинения. М., 1986.

Джаксон Т.Н. Исландские королевские саги о Восточной Европе (с древнейших времён до 1000 г.). М., 1993.

Глазырина Г.В. Исландские викингские саги о Северной Руси. М., 1996.

Әдәбият

Кузнецов С.К. К вопросу о Биармии // Этнографическое обозрение. 1905. № 2–3.

Тиандер К.Ф. Поездки скандинавов в Белое море. СПб., 1906.

Рыдзевская Е.А. Древняя Русь и Скандинавия в IX–XIV вв. М., 1978.

Джаксон Т.Н., Глазырина Г.В. Русский Север в древнескандинавской письменности: локализация Бьярмии. XVIII–XIX вв. // История и культура Архангельского Севера: Досоветский период. Вологда, 1986.

Закиев М.З. Татары. Проблемы истории и языка. Казань, 1995.

Tallgren A.M. Biarmia // Eurasia Septentrionalis Antiqua. Helsinki, 1931. Vol. 16.

Автор – И.Л.Измайлов