Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Зөя кантоны Тәмте волосте составында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Тәмте авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда «Ясная поляна» колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына «Свободный труд» (Свободный Труд поселогы) һәм «Динамо» (хәзер Югары Ослан районындагы Ясная Звезда авылы) колхозлары керә, 1958 елдан Мичурин исемендәге колхоз составында (Тәмте авылындагы үзәк утар), 1994–2008 елларда – Мичурин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2002–2011 елларда «Теньки» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1968–1988 елларда китапханә эшли (1988 елда Осинники поселогына күчерелә). 2004 елда авылда мәчет төзелә.

Халык саны

1926 елда – 24,
1938 елда – 225,
1949 елда – 127,
1958 елда – 225,
1970 елда – 196,
1979 елда – 127,
1989 елда – 54,
2002 елда – 32,
2010 елда – 22,
2017 елда – 9 кеше (татарлар).