Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына. Оештырылган көненнән ТАССРның Зөя кантоны Тәмте волостена керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Тәмте авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Свободный труд» колхозы оештырыла, 1950 елдан «Ясная поляна» колхозы составында (Ясная Поляна авылы), 1958 елдан Мичурин исемендәге колхоз (Тәмте авылы) составында

Халык саны

1926 елда – 10,
1938 елда – 152,
1949 елда – 70,
1958 елда – 98,
1970 елда – 85,
1979 елда – 64,
1989 елда – 25,
2002 елда – 9,
2010 елда – 5,
2017 елда – 12 кеше (руслар).