- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кама Тамагы районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 42 км төньяк-көнбатыштарак, Кыярмәт елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
1646 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.
1879 елда авылда – беренче агач мәчет, 1900 елда икенче мәчет төзелә.
XX йөз башында монда шулай ук 2 мәктәп, су тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1106,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.
Хәзер Иске Казиле авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда «Дөрес юл» колхозы оештырыла, 1950 елда Ленин исемендәге колхоз белән (Каратал авылы) зурайтылган Ленин исемендәге колхозга (башта үзәк утары – Иске Казиле авылында, 1950 еллар ахырыннан Каратал авылында урнаша) берләштерелә, 1993–2002 елларда – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2013 елларда – «Кама Тамагы» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Ленино» мегафермасында (инвесторы – «Кызыл Шәрык» агрохолдингы), 3 крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык) эшли.
1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1953 елда – тулы булмаган урта, 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2002 елда мәктәп өчен ике катлы кирпеч бина төзелә.
1999 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли, анда сугыш һәм хезмәт даны, этнография һәм халык һөнәрләренә багышланган бүлекләр бар.
Авылда шулай ук клуб (1930 елдан), китапханә (1951 елдан), «Кояшкай» балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет эшли.
Клуб каршында иҗат коллективлары: «Шәфкать» театр коллективы (2009 елдан) һәм «Кар бөртекләре» балалар хореография коллективы (2007 елдан) эшли.
Авыл янындагы зиратта Алтын Урда чоры Болгар кабер ташлары сакланган.
1782 елда – 103 ир-ат;
1859 елда – 511,
1884 елда – 806,
1897 елда – 1103,
1908 елда – 1294,
1920 елда – 1114,
1926 елда – 755,
1938 елда – 634,
1949 елда – 503,
1958 елда – 484,
1970 елда – 431,
1979 елда – 322,
1989 елда – 232,
2002 елда – 239,
2010 елда – 184,
2017 елда – 182 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.