Тарихы

1646 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, мич чыгару, балта эше, тегүчелек таралган була.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була (аксакаллар хәтирәләренә караганда, өч манаралы ике катлы бина булган; сакланмаган), аның каршында якын тирәдә билгеле булган мәктәп эшләгән дип фараз ителә, мәктәпкә Тәтеш өязеннән укучылар килгән. 1877 елда авылда икенче мәхәллә оештырыла һәм шул ук елда Олы Бортас авылы мулласы Г.Мозаффаров акчасына тагын бер мәчет төзелә.

XIX йөз башында авылда шулай ук 3 су һәм 1 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1997 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Келәнче авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Маркс-Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 еллар ахырында составына Бәки авылы кертелгәннән соң, К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары авылда урнаша), 1960 еллар башында – Г.Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993–2007 елларда – «Тукай» күмәк предприятиесе, 2003–2013 елларда – «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Келәнче» бүлекчәсе.

Халкы «Бортас» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Келәнче» бүлекчәсендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында (терлекчелек, үсемлекчелек) башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда – тулы булмаган урта, 1982 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта, 2019 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә (1940 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында үзешчән иҗат коллективлары: «Нур» театр коллективы (1983 елдан, 2005 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – Г.М.Нәҗмиева), «Ләйсән» хореография коллективы (1995 елдан), «Зиләйлүк» фольклор коллективы (1998 елдан), «Сандугач» вокаль коллективы (2002 елдан); «Шатлык» балалар театр коллективы (1995 елдан) эшли.

1930 елда мәчетләрнең берсе ябыла, соңыннан анда остаханәләр урнаштырыла, икенчесе берничә елдан эшчәнлеген туктата. 1922 елда икенче мәчетнең сакланып калган бинасында манара яңадан куела, хәзерге вакытта мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

И.И.Гыйльметдинов (1962 елда туган) – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты (2003 елдан), Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе (2007 елдан), ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, РФнең яшьләр сәясәте атказанган хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 160 ир-ат;
1859 елда – 859,
1897 елда – 2012,
1908 елда – 2211,
1920 елда – 2040,
1926 елда – 1034,
1938 елда – 1177,
1949 елда – 925,
1958 елда – 784,
1970 елда – 789,
1979 елда – 653,
1989 елда – 471,
2002 елда – 466,
2010 елда – 421,
2017 елда – 370 кеше (татарлар).