Тарихы

XVII йөздә нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау, кирпеч сугу, сарык тиресе эшкәртү, балта эше, йон тетү, тегүчелек, урман кәсепчелеге таралган була.

1911 елда авылда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында монда шулай ук мәчет, тимерче алачыгы, җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 950,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Иске Барыш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Тырыш» колхозы оештырыла, 1950 еллар ахырыннан «Уңыш» колхозы (үзәк утары Иске Барыш авылында) составында, 1994–2003 елларда – «Уңыш» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2009 елларда – «Уңыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Барыш» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2020 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (Иске Казиле урта мәктәбе филиалы). Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, «Тәлгать» мәчете (2015 елдан) бар.

Мәдәният йорты җирлегендә «Яшьлек» җыр һәм бию балалар иҗат коллективы һәм «Әкият дөньясында» театр балалар иҗат коллективы эшли (икесе дә 2007 елдан).

Халык саны

1782 елда – 11 ир-ат;
1859 елда – 413,
1897 елда – 732,
1908 елда – 845,
1920 елда – 865,
1926 елда – 600,
1949 елда – 411,
1958 елда – 468,
1976 елда – 391,
1979 елда – 327,
1989 елда – 252,
2002 елда – 249,
2010 елда – 158,
2017 елда – 136 кеше (татарлар).