Тарихы

Җирле риваятьләргә караганда, XVIII йөз башында Ташкирмән авылыннан (хәзер Лаеш районында) күчеп утыручылар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кариле, Кече Бәрлегуҗа исемнәре белән дә мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1895 елда яңа агач мәчет төзелә (1930 еллар башында ябыла).

XX йөз башында монда шулай ук мәктәп, 2 җил һәм су тегермәне, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1156,4 дисәтинә тәшкил итә.

1899 елгы мәгълүматларга караганда, авылда, мөселманнардан тыш, керәшен татарлар да (17 хуҗалыкта 66 кеше) яши.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 нең 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Яңа Карамалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Большевик» колхозы оештырыла, 1950 елдан авыл зурайтылган «Большевик» колхозы (үзәк утары Олы Карамалы авылында) составында, 1994–2003 елларда «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Олы Салтык» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда фельдшерлык-акушерлык пункты, клуб (1960 елдан), мәчет (1993 елдан) бар.

Клуб каршында «Балкыш» вокаль ансамбле (2015 елдан) һәм «Әйдәгез, биергә» (2016 елдан) бию коллективы эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Бәрлегуҗа авыллыгы табыла (Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1782 елда – 96 ир заты;
1859 елда – 372,
1884 елда – 565,
1897 елда – 650,
1908 елда – 766,
1920 елда – 805,
1926 елда – 507,
1938 елда – 575,
1949 елда – 440,
1958 елда – 365,
1970 елда – 304,
1979 елда – 271,
1989 елда – 209,
2002 елда – 180,
2010 елда – 158,
2017 елда – 159 кеше (татарлар).