Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII–XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

XIX йөз башында биредә мәчет мәктәп, су, җил һәм тегермәннәре, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1010 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязенең Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Иске Казиле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «ВИЛ» колхозы оештырыла, соңрак Ленин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1951 елда аңа Маркс исемендәге (Әмәкәй авылы, хәзер юк), Фрунзе исемендәге (Бәки авылы; 1950 еллар ахырыннан Бәки авылы Ленин исемендәге колхоз составында (Келәнче авылы)), «Кызыл Октябрь» (Бишалаб авылы) колхозлары керә, 1950 еллар ахырыннан Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары Каратал авылында) составында, 1993–2002 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2003–2013 елларда «Кама Тамагы» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, башлыча, авыл хуҗалыгы белән, ярдәмче хуҗалыкларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1947–1982 елларда клуб бинасында китапханә (Каратал авылына күчерелә), 2010 елга кадәр мәктәп эшли. Авылда клуб (1932 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Фатыйма» мәчете (2014 елдан) бар.

Клуб каршында «Сандугач» вокаль коллективы һәм «Балачак» балалар вокаль ансамбле эшли (икесе дә – 2015 елдан).

Күренекле кешеләре

Ф.С.Юнысов (1924–2012 еллар) – авиация технологияләре өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе, РСФСР һәм СССРның атказанган уйлап табучысы, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче һәм 2 нче (ике тапкыр) дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), 3 нче дәрәҗә Дан, Халыклар дуслыгы, Почет орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 59 ир заты;
1859 елда – 386,
1884 елда – 533,
1897 елда – 576,
1908 елда – 650,
1920 елда – 693,
1926 елда – 467,
1938 елда – 437,
1949 елда – 293,
1958 елда – 184,
1970 елда – 160,
1979 елда – 115,
1989 елда – 62,
2002 елда – 72,
2010 елда – 73,
2017 елда – 68 кеше (татарлар).