Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Янгозина, 1940 елларга кадәр Янгозино-Суринская исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәнү мәктәбе, 2 тегермән, ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1225,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Цивиль өязе Иске Тәрбит волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында, 1921 елдан – ТАССРның  Буа, 1921–1922 еллардан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Иске Тәрбит авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1946 елдан авыл “Трактор” колхозы составында, 1950 елда Разин исемендәге колхоз составына керә. Халкы күбесенчә кырчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда 1972 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1934 елда ачыла, 1975 елда яңа бина төзелә, 2003 елдан элекке балалар бакчасы бинасында, 2017 елдан күп функцияле үзәк бинасында), күп функцияле үзәк (2017 елдан аның бинасында клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнаша) бар.

Клуб каршында “Дуслык” театр коллективы (2006 елда) эшли.

Күренекле кешеләре

Л.А.Әхмәтова (1962 елда туган) – җырчы, педагогика фәннәре кандидаты, ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 128 ир-ат;
1859 елда – 379,
1897 елда – 740,
1908 елда – 885,
1920 елда – 881,
1926 елда – 903,
1938 елда – 809,
1949 елда – 803,
1958 елда – 623,
1970 елда – 494,
1979 елда – 410,
1989 елда – 271,
2002 елда – 208,
2010 елда – 221,
2017 елда – 190 кеше (татарлар – 98%).