Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

Халкы башта Зөя Успение Богородица монастыре карамагында була, 1763 елда – икътисади, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 499 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1965 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Кайбыч авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “13 лет Октября” колхозы оештырыла. Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 99 ир-ат;
1859 елда – 304,
1897 елда – 476,
1908 елда – 552,
1920 елда – 457,
1926 елда – 411,
1938 елда – 341,
1949 елда – 228,
1958 елда – 188,
1970 елда – 171,
1979 елда – 124,
1989 елда – 183,
2002 елда – 267,
2010 елда – 68,
2017 елда – 72 кеше (татарлар – 60%, руслар – 35%).