Якынча 200 кеше исәпләнә (2002). Кострома шәһәренең Чернореченск районында һәм Татар бистәсе авылында тупланып яшиләр. Күбесенчә рус телендә сөйләшәләр. Ислам динен тоталар.

Тарихы

Тарихи чыганаклар буенча аларның борынгы бабалары нугай татарлары буларак билгеле, алар рус патшаларында хезмәттә торалар һәм элегрәк Ярославль губернасының Роман-Борисоглебский өязендә һәм Романов (хәзер Ярославль өлкәсенең Тутаев ш.) шәһәрендә яшиләр. Патша Иван Грозныйның рухи васыятендә түбәндәге юллар бар: «... Иделдәге Романов шәһәрчеге (ә син аны, улым, нугай морзалары кулында тот)».

Кострома татарлары күбесе: Булатовлар, Бильгилдиевләр, Мөхәммәтовлар, Мәмәтовлар, Йосыповлар дворянлык дәрәҗәсенә ия була һәм хәрби хезмәтләре өчен бүләк итеп бирелгән бик зур поместьелар һәм вотчиналарны кулларында тоталар. XVIII йөз башында патша хакимияте рус булмаган йомышлыларның җир биләвен бетерүгә юнәлтелгән берничә фәрман чыгара. Йомышлы мөселманнарның бер өлеше православиегә күчәргә мәҗбүр була; соңрак алар рус дворяннары составына кертелә. Чукынудан баш тартканнарны 1761 елда Костромадан читкә — Татар бистәсенә күчерәләр, анда инде Казаннан күчеп килгән татарлар яшәгән була; 1762 елда аларның гомуми саны 128 кеше тәшкил итә. Соңрак император Екатерина II, татар феодалларын үзенә социаль таяныч итүгә ниятләп, аларга кайбер өстенлекләр бирә. Кострома татарлары дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә, һәм алар Кострома өязенең Гридинск волостена беркетелгән аерым авыл җәмгыяте төзиләр. 1874 елда аларның саны 365 кә, 1902 елда 525 кешегә җитә.

Шөгыльләре

XIX йөздә — XX йөз башында Кострома татарларының төп шөгыле игенчелек була, өстәмә рәвештә балык тоту, кеше, йөк ташу, кымыз җитештерү һәм аны сату белән дә шөгыльләнәләр; ирләр шулай ук пароходларда эшчеләр, лоцманнар, капитаннар булып ялланалар, юлаучылар йортлары тоталар, атлар белән сату итәләр; хатын-кызлар, гадәттә, җепләр, баулар кебек вак товарлар сата. XX йөзгә кадәр Кострома татарларында мәктәп, мәдрәсәләр эшли, 1880 елларда ук инде аларның сөйләм теле рус теле булуга да карамастан, укыту татар телендә алып барыла. Туган телнең саклануына Касыйм һәм Казаннан татарлар килү булышлык итә: алардан дин әһелләре, укытучылар чакырыла, кәләшләр алына.

Йорт-җир

Замандашлар әйтүе буенча, XIX йөз ахырына Татар бистәсе гаҗәеп күренешкә ия була: урам уртасында агач рәшәткәле мәчет тора, Идел елгасының сул яры буйлап ике рәт булып 70 тән артык төрле төстәге такта түбәле, бизәкле ишекле һәм зур булмаган балконлы, күбесенчә ике катлы, кирпеч йортлар тезелеп китә. Ике яклы өйалды белән тоташкан ак һәм кара өйләр өстенлек итә. Ак өй гомумшәһәр көнкүрешенә хас җиһазлар һәм предметлардан (буфет, шкаф, диван, кәнәфи, урындык, көзге, пәрдәләр, чынаяк кирпеч белән тышланган мич яисә голландка) тора. Кара өй кухня буларак хезмәт итә һәм традицион рәвештә корыла: анда икмәк пешерә торган рус миче салына, тик аның казаны да була (элегрәк мич биек булмый һәм йортның уртасына урнаштырыла). Ишек өстенә сәндерә корыла, ишек каршына киң сәке, стена буйлап ян сәкеләр (эскәмияләр), сандыклар куела. Өйнең почмакларына, стеналарына тукылган сөлгеләр эленә, идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелә. Утарларда, тораклардан тыш, хуҗалык корылмалары — амбар, ат абзары, лапас, кар базы була; яшелчә бакчасы артында ак мунча урнаштырыла.

Кием-салым

Кострома татарлары киеме озак вакытлар милли колоритны саклап килә: ир-атлар утыртма якалы күлмәк, жилет, билле бишмәт һәм киң балаклы чалбар, башларына түбәтәй, аның өстеннән урамга чыкканда кырыйсыз күк киез эшләпә кияләр; сезонга карап, кара күн итекләрдән, галошлы ботинкалардан яки киез итектән йөриләр. Хатын-кызлар киеме киң җиңле күлмәктән һәм билләп тегелгән җиңсез озын кафтан — «корсет»тан гыйбарәт була. Кайтарма якалы билле бишмәтләр өске кием буларак кулланыла. Диагональ буйлап өчпочмак кебек бөкләнгән һәм үзенчәлекле рәвештә бәйләнә торган яулыклар көндәлек баш киеме санала. Бәйрәмнәрдә кызлар — такыя, яшь хатыннар калфак кияләр. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар башларына тастар урыйлар. Кәләшнең туйда кия торган баш киеме ак яулык — кихчә, маңгай бәйләвече — битлек һәм япмадан (бильгинец) тора. Хатын-кызлар костюмын тәңкәләрдән һәм сәйләннән төрле бизәмәләр, бәйләнгән ак оеклар һәм йомшак күн башмаклар, ботинкалар яисә бәйрәмчә аяк киеме — чигүле сәхтиян читекләр тулыландыра.

Аш-су

Кострома татарлары традицион азык-төлеккә: ит һәм сөт продуктларына, камыр ризыкларына өстенлек бирәләр. Рус кухнясыннан үзенчәлекле ризык — «горшок бәлеш» үтеп керә.

Бәйрәмнәр

Мөселманнарның барлык дини бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Язын «кызыл җомырка» («кызыл йомырка») көнен уздыралар, бу көнне йомыркалар буяп, балаларга өләшәләр. Яз һәм җәй көннәрендә болынга чыгып, бистәнең барлык халкы һәм рус кунаклары катнашында күмәк күңел ачулар оештырыла, русларның «Семик» бәйрәме вакытында исә кызлар өчен күңел ачулар уздырыла. Өйләнешү димләп оештырыла. Башта вәгъдәләшү, аннары кыз ярәшү үткәрелә; шуннан соң дус кызлар белән кыз озату кичәсе һәм егетнең дуслары белән җыелышу кичәсе уздырыла; никахлашу кәләш ягында, туй кияү йортында үтә. Туй йолалары арасында рус милли традицияләреннән алынганнары да аз түгел.

Хәзерге көнгә кадәр Кострома татарлары үзләрен татарлар дип саныйлар һәм җирле этник үзаңны саклыйлар, милли мәдәнияткә, телгә, ислам диненә карата зур ихтирам күрсәтәләр. Костромада укучыларны татар халкының тарихы, традицион рухи һәм матди мәдәнияте, хәзерге тормышның төрле өлкәләрендә ирешкән казанышлары белән таныштырып баручы «Ислам» газетасы чыгып килә.

Әдәбият

Козловский А. Взгляд на историю Костромы. Кострома, 1840;

Пирогов В. Материалы для статистики Костромской губернии. Кострома, 1881. Вып. 4;

Карамзин Н.М. История государства Российского. СПб., 1897. Т. 5;

Скворцов Л. Материалы для истории г.Кос­тромы. Кострома, 1913. Ч. 1.

Автор — Ф.Л.Шәрифуллина