Тарихы

XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Морат Пүчинкәсе, Прудки исемнәре белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 76 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Надеждино авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Красная Заря” колхоз оештырыла, соңрак Чапаев исемендәге колхоз (Надеждино авылы) составына керә. 1945 елда поселок Ватутин исемендәге мөстәкыйль колхозга аерылып чыга, 1950 елда “Рассвет” колхозы белән берләштерелә.

Халык саны

1859 елда – 46,
1897 елда – 96,
1908 елда – 120,
1920 елда – 74,
1926 елда – 87,
1938 елда – 245,
1949 елда – 190,
1958 елда – 239,
1970 елда – 59,
1979 елда – 40,
1989 елда – 22,
2002 елда – 8,
2010 елда – 8,
2017 елда – 4 кеше (руслар, чуашлар).