Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Мамадыш-Арыслан исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

Авыл приходы XIX йөз ахырында Багай авылы приходыннан аерылып чыга, аннан иске чиркәү (1849 елдан) күчерелә. 1901 елда агач Никольский чиркәве төзелә (традицион авыл православие чиркәве формасындагы дини архитектура истәлеге, хәзер авария хәлендә). Авылда иске дин тарафдарлары белән бергә рәсми православие динен тоткан керәшен татарлар да яши.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе (1885 ел), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, 6 җил тегермәне, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2053 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Багай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “1 нче май” колхозы оештырыла, 1951 елда берләштерелгән “Путь к коммунизму” колхозы (Багай, Кодыбирде авыллары) составына керә. 1994 елдан – “Колос” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Хәмидуллин һәм “Нива” агрофирмасы компаниясе” ышанычлылык ширкәте составында. 2005 елда “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1967 елда яңа бинада ачыла), клуб (2001 елда яңа бина төзелә), китапханә (2001 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2001 елдан клуб бинасында), Никольский кәшәнәсе (2011 елдан, чиркәү янәшәсендә) бар.

Клуб каршында “Звёздочка” балалар театр коллективы (1990 елдан), “Зоренька” вокаль ансамбле (1993 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Ёлочки”, “Жилка”, “Полевой” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

В.В.Фёдоров (1947 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФА Петербург атом-төш физикасы институтының Нейтрон тикшеренүләр бүлеге директоры (20022014 елларда), рентген һәм гамма-спектроскопия лабораториясе мөдире (2014 елдан).

Халык саны

1782 елда – 219 ир-ат;
1859 елда – 865,
1897 елда – 1303,
1908 елда – 1656,
1920 елда – 1553,
1926 елда – 1456,
1938 елда – 1170,
1949 елда – 562,
1958 елда – 394,
1970 елда – 366,
1979 елда – 305,
1989 елда – 191,
2002 елда – 214,
2010 елда – 174,
2017 елда – 169 кеше (руслар – 96 %).