Тарихы

XIX йөзнең икенче яртысында морза Исмәгыйль бәк Чыңгыз (Чыңгызов) утары буларак нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Зәетов Пүчинкәсе, Зәетов утары, Чушкан исемнәре белән билгеле.

Якынча 1905 елда авыл тирәсендәге җирләрне икенче гильдия сәүдәгәр А.З.Зәетов сатып ала, һәм Минзәлә өязе Югары Саклау авылы крәстияннәрен шунда яшәргә чакыра. Зәетов акчасына мәктәп (1910 елда) һәм таш мәчет (1911 елда, милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә татар дини архитектура истәлеге; 2011 елда реставрацияләнә).

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иске Чыкалда авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Лена” колхозы оештырыла.

Халык саны

1897 елда – 34,
1915 елда – 200,
1926 елда – 188,
1938 елда – 198,
1949 елда – 163,
1958 елда – 135,
1970 елда – 57,
1989 елда – 9,
2002 елда – 4,
2010 елда – 1,
2015 елда – 10 кеше (татарлар).